Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне кояш кебек нурлы, яшәү яме белән сугарылган рус халык бәйрәме Каравон уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм!
Татарстан җире төрле халыкларның борынгы җырлы-биюле йолалары, тантаналары, бай мәдәни мирасы белән дан тота. Мондый матур гореф-гадәтләр арасында Каравонның үзенә генә хас күренекле урыны бар, ул – халык хәтеренең тере чагылышы, күпгасырлык рус мәдәниятенең кыйммәтле җәүһәре. Анда славяннарның чал тарихы һәм православие традицияләре, йола җырлары һәм үзенчәлекле әйлән-бәйлән уеннары – барысы бергә тылсымлы күренеш тудыра, челтерәп аккан чишмә кебек күңелләрне сафландыра.
Язгы Никола көне белән туры килә торган Каравон, халык әйтемендәгечә, урман-кырларны яшеллеккә, чәчәкләргә төреп, җәйне кунакка дәшә. Җыр-бию һәм уеннар белән беррәттән, бу бәйрәмдә һөнәрчелеккә, декоратив-гамәли сәнгатькә дә киң мәйдан бирелә.
Лаеш районының Рус Никольское авылында җәмәгатьчелек тырышлыгы белән яңадан торгызылган Каравон берничә дистә ел эчендә үзенең элеккеге шөһрәтен кайтаруга иреште, алай гына да түгел, заманча төсмерләргә дә баеды. Бүгенге көндә әлеге рус фольклоры фестивале республикабызда да, шулай ук Россия күләмендә дә зур вакыйга буларак танылды. Анда илебезнең төрле тарафларыннан, чит илләрдән күп кенә милләт һәм дин вәкилләре катнаша.
Эпидемиягә каршы көрәш алып барылган катлаулы шартларда энтузиастлар, өлкән буын вәкилләре бәйрәмне уздыру өчен күп көч куйды. Олысы-кечесе онлайн режимда аның күтәренке рухын тоя, кызыклы мәгълүмат туплый һәм күпсанлы акцияләрдә катнаша алачак.
Каравон киләчәктә дә татарстанлыларга һәм республиканың кунакларына онытылмас тәэсирләр бүләк итсен!
Барыгызны да тагын бер кат бу гүзәл бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә һәм якыннарыгызга шатлык-сөенечләр, тынычлык, игелек, иминлек, якты өметләр, бәхет телим!
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01