Кадерле хатын-кызлар!
Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Узган гасырдан башлап бу бәйрәм күпмилләтле халкыбыз тормышында күренекле урын алды, без аны хәзер яз җитүеннән һәм табигатьнең кышкы йокыдан уянуыннан аерылгысыз дип кабул итәбез. Бу очраклы түгел: һәрбер хатын-кыз, ягымлы кояш кебек, тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт, наз һәм җан җылысы бүләк итә, җиһанны нурга күмә, шатлык өләшә.
Балачакта 8 Март ул – әниләр һәм дәү әниләр бәйрәме. Үсеп ир-егет булгач, бу көнне без сөйгән ярыбыз, соңрак хатыныбыз, ә олыгайгач сөекле кызларыбыз һәм оныкларыбыз бәйрәме буларак билгеләп узабыз. Шул дәрәҗәдә күп сөенеч китергән, күңелле мәшәкатьләргә бай мондый тантана илебездә башка юктыр да, мөгаен. Ул җәмгыятебездә рухи хәзинәләрнең, гаилә традицияләренә тугрылыкның ныгуына ярдәм итә. Сабыйның дөньяга килүе исә барлык диннәрдә һәм мәдәниятләрдә изгеләштерелә, могҗиза буларак бәяләнә. Әни булгач, хатын-кыз тагын да күркәмләнеп, тагын да матураеп китә. Шунысы куанычлы: дәүләтнең демография өлкәсендәге бурычларны хәл итүгә, гаиләне ныгытуга юнәлтелгән тырышлыгын хуплау һәм аңлау бүген тагын да арта бара.
Тарихыбыздагы данлыклы ике вакыйга – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы бәйрәм ителәчәк елда без аеруча зур хөрмәткә һәм олылауга лаек каһарман хатын-кызларны – фронт һәм тыл ветераннарын, сугышчан батырлыгы, зирәк акылы һәм таланты, фидакарь хезмәте республикабызны данга күмгән һәркемне 8 Март белән котлыйбыз.
Кадерле хатын-кызлар! Бу бәйрәм сезнең барыгызга да кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, елмаюлар бүләк итсен, аңлашып, яратып яшәгез! Мөлаем дә, нәзакәтле дә, чибәр дә сез – һәрчак шулай булып калыгыз!
Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге телим!
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов
Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter
Поделиться новостью:
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59
Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)
Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»
Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович
При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.
На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)
© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9
Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01