ГТРК Татарстан
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта
ТАТ
Нет результата
Посмотреть все результаты
ГТРК "Татарстан"
Нет результата
Посмотреть все результаты
ТАТ
Главная Радио Татарстана 7 дней

Анонслар. Анонсы. 10.02 — 16.02

11.02.2020 12:34
в 7 дней, 7 көн

Дүшәмбе, 10 февраль 

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Нефть чыккан якларда”.Республикабызда мөһим социаль биналар, торак, юллар, авыл хуҗалыгы объектлары төзү, ремонтлау һәм үзгәртеп кору буенча күп төрле милли программалар  эшли. Алар көнкүрешебезне яхшырту, яшәү өчен уңай шартлар тудыруда әһәмиятле урын тота. Нефть төбәге районнарында аларда ныклап катнашалар.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

Җир шарында глобаль җылыну бара. Быелгы кыш инде төгәлләнеп килә, ә басу-кырларда кар катламы бик юка. Климат шартларының үзгәрүе авыл хуҗалыгына, аерым алганда, игенчелеккә ничек йогынты ясый? Табигый шартларга яраклашу өчен галимнәр нинди чаралар күрәләр? Болар хакында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, фән өлкәсендә Татарстан республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Таһиров сөйли.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Ибраһим Сәләхов. “Колыма хикәяләре”. 15 нче өлеш.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Мөхәммәт Мәһдиев. “Без 41 ел балалары”. 1 нче өлеш.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбызны   шагыйрь Тәүфыйкь Салих улы Камалетдиновның тууына   80 ел тулу уңаеннан әзерләдек. Тапшыру барышында  сез аның яшүсмерләр өчен язылган  шигырьләрен  ишетерсез. Кайбер шигырьләре авторның үз язмасында да яңгырый.

18.40 – “Җыр – минем гомерлек юлдашым”.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Сишәмбе, 11 февраль

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 — “Музыкаль мизгелләр”.

6.45 — “Актуаль интервью”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 — Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 — Туры элемтә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 — Россия радиосы тапшырулары.

11.10 — Яңалыклар.

11.20 — “Пар канатлар”.

“Медтехника” җәмгыяте эшчеләре Эльмира һәм Илшат Әхмәдуллиннар – икесе дә җырга-моңга гашыйк кешеләр, 25 ел башкаларга үрнәк булып яшиләр. Тапшыруда аларның зур сынаулар узулары, Илшат ел буена хастаханәдә ятканда да мәхәббәтләрен саклап калулары турында сүз бара. Тыңлаучыларга алар башкаруында җырлар тәкъдим ителә.

12.00 — Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Республикабыз Татарстан Автономияле республинасы  төзелүенең 100 еллыгын каршылый. Шул уңайдан республикабызда төрле мәдәни чаралар уздырыла, истәлекләр яңартыла. Бүгенге тапшыруыбыз кунагы язучы Галимҗан Гыйльманов белән дә без шактый үткәннәргә кайтып хәтер яңартырбыз.

Күренекле татар- башкорт шагыйре Шәехзадә Бабаичның тууына быел125 ел тулды. ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләреннән берсе булган Шәехзадә Бабичның тормыш һәм иҗат юлын бергәләп барлыйк.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – Концерт.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 — Яңалыклар.

18.25 – Фәнис Яруллин шигырьләренә язылган җырлар.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Чәршәмбе, 12 февраль

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.05 – Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Нефть чыккан якларда”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның тууына бу атнада 85 ел тула. Тыңлаучылар игътибарына мәшһүр җырчы белән төрле елларда язып алынган әңгәмәләр тәкъдим ителә.

7.45 – “Юллар чатында”.

 Татарстанда  яшь юл инспекторлары десанты  җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен ликбез үткәрде.

         Игътибарлы ЮХИДИ хезмәткәрләре сүнеп калган транспорттан кешеләрне коткара.

2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары»  илкүләм проекты буенча Казан агломерациясенең ремонт программасына 27 урам-юл челтәре объекты кергән, шуларның 9ы — Казанда. Нәтиҗәдә, агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84% тәшкил итәчәк.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – “Актуаль интервью”.

11.40 — “Старт”.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруымны танылган әдип Әмирхан Еникинең сүзләре белән башлап җибәрәсем килә. “Нинди генә җырны алма, ул, барыннан да элек, кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә… Шулай булгач, кеше, җыр тыңлаганда, кайгы-хәсрәтне дә менә ничектер татлырак итеп кичерә, еласа, күз яше дә аның ул хәтле ачы булмый һәм барыбер җиңеләеп кала”, – дип яза ул. Әйе милли аһәңнәребезне җиренә җиткереп башкарган, җаны аша үткәреп җырлаган сәнгатькарьләребезне, тыңлаганда, күңелләр тынычланып, ничектер чистарынып, сафланып калгандай була. Бүгенге тапшыруыбызның кунагы – Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдиновны да әнә шундый җырчылар рәтенә кертер идем. Көчле, чиста яңгырашлы һәм шул ук вакытта колакларны иркәләүче йомшак тавыш иясе ул. “Җырчы рухи дөньясы белән дә бай булырга, күп укырга, бар нәрсәдән хәбардар булып яшәргә тиеш, ­– ди Айдар Габдинов. Узган ул 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ә бу инде үзенә күрә бер тормышыңа иҗатыңа күзәтү ясап, нәтиҗәләр чыгара торган вакыт. Шуңа да бүгенге тапшыруыбызда күп темаларга сөйләштек, җырчыны төрле яклап ачтык.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – “Яшьлек аланы”.

Бүген безнең “Яшьлек аланы”нда кунакта сәләтле, максатчан, тырыш, Ел студенты исеменә лаек булган яшьләр булачак.  “Ел студенты — 2019” республика премиясенең төп бүләге гран-прига лаек булган Казан федераль университеты магистры Камол Бабахонов. Ул тумышы белән Ташкент шәһәреннән, аның белән әңгәмә үзбәк телендә бара.
“Ел студенты — 2019” республика премиясенең “Ел интеллекты” номинациясендә җиңүче Раил Зиннуров. Ул бүген Казан Дәүләт медицина университетында ординатурада укый. Бик актив фәнни эш белән шөгыльләнә, кеше сәламәтлеге өлкәсендә җитди эзләнүләр алып бара. Шул ук вакытта Казан медицина көллиятендә һәм Казан Дәүләт медицина университетында анатомия фәнен укыта. Шундый күпкырлы студент ул Раил Зиннуров.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 — Яңалыклар.

18.25 – Гөлсем Сөләйманова язмалары.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

 

Пәнҗешәмбе, 13 февраль

6.00-8.00 — “Яңа көн ”. Вакыйгалар панорамасы. Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.45  — “Юллар чатында”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – Татарстан: милли проектлар.

12.00 – Россия радиосы тапшырулары.

13.10 – “Татарстан дулкынында”.

14.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

15.10 – Яңалыклар.

15.20 — “Офыклар”.

Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов белән  кышкы мәшәкатьләр, район алдында торган проблемалар, аларны чишү юлларын тәгаенләү темасына багышланган әңгәмә.

16.00 – Россия радиосы тапшырулары.

18.10 — Яңалыклар.

18.25 – Инструменталь музыка.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 – Россия радиосы тапшырулары.

  

Җомга, 14 февраль

6.00-8.00 — “Иртәнге нур ”.Россия һәм Татарстан яңалыклары.

6.25 – “Музыкаль мизгелләр”.

6.50 — Реклама.

6.58 — Һава торышы.

7.00 – Яңалыклар (Россия радиосы).

7.10 – Туры элемтә.

Казандагы Иске Таш мәчете имам-хатыйбы, танылган дин белгече Рамил хәзрәт Юнысов белән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, аңа ирешү юллары хакында әңгәмә.

7.50 — Реклама.

7.58 — Һава торышы.

8.00 – Россия радиосы тапшырулары.

11.10 – Яңалыклар.

11.20 – “Татулыкка ни җитә” (мордва телендә).

12.00 – Яңалыклар (Россия  радиосы) 

13.10 — «Татарстан дулкынында».

“Татарстан дулкынында” бу чыгарылышында Сез шагыйрь Шәүкәт Гаделша иҗатына багышланган кичәдән язма тыңлый аласыз.

14.00 — Россия радиосы тапшырулары.

15.10 – Яңалыклар.

15.20 – Концерт.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

18.10 – Яңалыклар.

18.25 – Илһам Шакиров язмалары.

Иртәгә халкыбызның сөекле җырчысы Илһам Шакировның туган көне. Аның тууына 85 яшь тула. Кичке концертыбызны аның язмаларыннан төзедек.

18.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

19.00 — Россия радиосы тапшырулары.

 

 Шимбә,  15 февраль                       

8.10 – Әдәби-музыкаль композиция.

Яңа көнебезгә илһам биреп, без аны шигырь белән, мәгънәле җыр белән башлап китик, кадерле дуслар! Хәзер игътибарыгызга берьюлы ике шагыйрьнең шигырьләре һәм аларның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тәкъдим ителә. Алар – Фәния Габдуллина һәм Нияз Акмал.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Табигать дуслары”.

Кышның соңгы ае февраль дә узып бара. Айның сынамышларына карап язның, җәйнең ничек килүен чамаларга була. Мәсәлән,15 февральдә көн җылы булса, яз яхшы килер. Февраль карга бай, апрель суга бай. Мондый сынамышларны үзебез дә күзәтеп барыйк. Тапшыруыбызда   “Кызыклы мәгьлуматлар” рубрикасында  диңгез кошы- Фрегат һәм ләкләкләр турында да кызыклы язмалар белән таныша аласыз.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

Республиканың министрлык һәм ведомстволары узган елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау һәм 2020 елга бурычлар билгеләүгә багышлаган коллегия утырышларын дәвам итте. Бу атнада  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән  республиканың Кукмара һәм Балтач районнарында булды.

Бүген  совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган чаралар уза. Билгеле булганча , 1989 елның 15-нче февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфган-совет чиген узган. Хәрби хәрәкәтләрдә 2 меңнән артык солдат һәм офицер катнашкан.

Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан бүген Татарстан Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре» көне билгеләп үтелә.

Бүген  тагын бер истәлекле дата — мәшһүр җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты  Илһам Шакировның тууына 85 ел тула.

10.55 — Реклама, һава  торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 —  Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар.

15 февраль — татар халкының  каһарман улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бүгенге концертыбызны аның шигырьләренә язылган җырлардан төзедек.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 — “Татарстан дулкынында”.

Халкыбызның өч Тукае бардыр.

Беренчесе – Тукай үзе.

Икенчесе – Сәйдәш.

Өченчесе – син, Илһам.

Халкыбызның сөекле улы, мәшһүр җырчысы – Илһам Шакировка багышлана бу тапшыру.

Бүген, 15 февраль – татар халкына бөек улларны биргән көн. Бөек Ватан сугышында кулына корал тотып кына калмыйча, каләме белән дә көрәшкән каһарман-шагыйрь Муса Җәлил, һәм Җир шарына татар моңнарын тараткан, елаткан да, юаткан да моң падишаһы – Илһам Шакиров дөньяга килгән көн бу!

Бүгенге тапшыруыбызны без шагыйрьләребезнең сөекле җырчыбызга багышлап язылган шигырьләреннән төзедек. Без аны “Илһамга – мәдхия” дип исемләдек. Шигырьләрне К.Тинчурин ис. Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Салават Хәбибуллин укый.   

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – Әмирхан Еники. “Туган туфрак”. Моноспектакль. 1 нче өлеш.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары. 

 

 Якшәмбе, 16 февраль

8.10 – “Идел белән Урал арасында”. Җиде республиканың берләштерелгән

радиожурналы.

9.00 — Россия радиосы тапшырулары.

10.10 — “Көмеш кыңгырау”. Бүгенге тапшыруда Казанның 149нчы татар лицее укучылары белән очрашырбыз, Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Бабам турында истәлекләр” сәхифәсен дәвам итәрбез. Болар дусларыбыз язган шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барыр.

10.30 — “Җиде көн”. Атналык күзәтү.

10.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

11.00 — Россия радиосының хәбәрләр чыгарылышы.

11.10 — Ял концерты.

12.00 — Россия радиосы яңалыклары.

13.10 — “Татарстан дулкынында”.

Хәзер безне янә бер кат Илһам Шакиров иҗаты белән очрашу көтә. Татарстан радиосы фондында ул башкарган йөзләрчә җырлар, ул катнашкан дистәләрчә тапшырулар саклана. Бөек җырчыбыз бакыйлыкка күчкәч, аны юксынып, шул язмаларны тыңлап утырабыз да, гаҗәпкә, таңга калабыз. Баксаң, кабатланмас моң иясе генә түгел, тирән фикер иясе дә булган булган икән Илһам Шакиров.

Менә бүген без аның төрле елларда, төрле тапшыруларда әйткән фикерләрен, төрле вакыйгаларга карата белдергән мөнәсәбәтен бер урынга туплап бирергә булдык. Ул аларны радио журналистлары Мидхәт Миншин, Сиринә Латыйпова һәм башка авторларыбыз әзерләгән тапшыруларда, интервьюларда әйткән булган. Шунысы да кызыклы: төрле язмалардан җыеп алып, бер урынга тупланган бу чыгышларны бер җепкә тезеп тыңлаганда тулы бер дәрес хасил була. Бу – Илһам Шакировның милли тормышыбызга, әдәбият сәнгать өлкәсенә, тормыш-көнкүрешебезгә кагылышлы дәресе.

13.55 — Реклама, һава торышы, тапшырулар программасы.

14.00 — Россия радиосы яңалыклары.

15.10 – “Тел күрке – сүз”.

Тапшыруыбызның бу чыгарылышында филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Фәнис Яруллин иҗатында тел белән эш итү осталыгы” дигән темага йомгак ясый. Аннары, хрестоматия рәвешендә Ф. Яруллиннның “Сәясәт һәм нәфрәт” исемле хикәясеннән өзек бирелә. Хикәя 1990 еллар ахырында Ирек Баһманов тарафыннан тасмага яздырылган.

15.35 — Әмирхан Еники. “Туган туфрак”. Моноспектакль. 2 нче өлеш.

16.00 — Россия радиосы тапшырулары.

16.10 — Әмирхан Еники. “Туган туфрак”. Моноспектакль. 3 нче өлеш.

17.00 — Россия радиосы тапшырулары.

Понедельник, 10 февраля

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Рассказываем о нефтяниках РТ».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10 Глобальное изменение климата и его влияние на сельское хозяйство. Беседа с

директором ТатНИИсельхоз, доктором сельскохозяйственных наук

Марселем Тагировым.

8.00-11.10 Трансляция радио России.

11.10 Ибрагим Салахов. «Черная Колыма». ХVчасть.

11.55  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10 «На волне Татарстана». «Песенные родники». Передача, посвященная творчеству

Саида Абдуллина.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Мухаммат Магдиев. «Мы дети 41-го».

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 «Собеседник». К 80-летию со дня рождения поэта Тауфика Камалиева.

18.40 «С песней по жизни».

18.55 Реклама, прогноз  погоды,  программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.                                    

Вторник, 11 февраля

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Новости АПК».

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.       

7.00  Вести радио России.

7.10 Актуальные вопросы развития Татарстана:

Какие задачи стоят перед  Болгарской исламской академией, как с помощью общества решаются проблемы здравоохранения, что нового в реализации программы «Наш двор» и какие планы у Министерства экономики в отношении самозанятых.

8.00-11.10  Трансляция  радио России.

11.10  Новости.

11.20  “Семья: будни и проблемы”. О традициях татарской семьи.

11.55  Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России. 

13.10  “На волне Татарстана». Беседа с писателем Галимзяным Гильмановым о жизни и

творчестве видного татаро-башкирского поэта Шаехзаде Бибича (к 125 летию).

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10  Новости.

15.20 Концерт.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10  Новости.

18.25 Песни на стихи Фаниса Яруллина.

18.55  Реклама, прогноз погоды, программа  передач.

19.00 Трансляция радио России.

Среда, 12 февраля

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45  «Рассказываем о нефтяниках РТ».

6.50, 7.50, Реклама, прогноз   погоды.

7.00 Вести радио России.

7.10 Из фондов радио. К 85-летию со дня рождения народного артиста РФ и РТ Ильгама

Шакирова.

7.45 «Перекресток».

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10  Новости.

11.20 «Актуальное интервью».

С этого года внедряется новая форма трудовой книжки  — электронная. Подробнее о новшестве рассказал журналистам на брифинге в Кабинете министров Татарстана Управляющий Отделением Пенсионного Фонда России по Республике Татарстан Эдуард Вафин.

11.40 «Старт».

Беседа с  легендой мирового лыжного спорта Александром Завьяловым о развитии лыжного спорта в России и в Татарстане.

11.55 Реклама, погода.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана”. Гость студии-засл.артист РТ Айдар Габдинов.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.20 “Молодежная поляна”. Гости студии – обладатели республиканской премии

«Студент года — 2019» Камол Бабахонов и Раиль Зиннуров.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Концерт из записей Гульсум Сулеймановой.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.           

Четверг, 13 февраля

6.00-8.00 “Новый день”. Новости России и Татарстана. Панорама событий.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.45 «Перекресток».

В Минэкономики подведены итоги реализации Национальных проектов в 2019 году. В том числе по НП «Безопасные и качественные дороги». Вот что сообщила в эфире радио Татарстана начальник управления территориального развития МЭ РТ Виктория   Самсонова.

В Казани с участием приглашенных специалистов из Российского дорожного научно-исследовательского института (Москва) обсудили разработку концепции по запуску пилотных маршрутов метробусов в Казани.

В Татарстане автоинспекторы помогли семье с детьми, оказавшемся в сложной ситуации на трассе.

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан призывает водителей быть крайне внимательными на дороге. Водители должны выбирать такую скорость, которая обеспечивала бы безопасность дорожного движения в сложных дорожно-метеорологических условиях.

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10 Второй час эфира   посвящен сельскому хозяйству.

В Татарстане начался  трехдневный Агропромышленный форум. В его рамках  организовано  большое количество мероприятий с участием нескольких тысяч представителей агропромышленного  комплекса  со всего Татарстана и регионов России. Центральным событием первого дня (открылся  форум    в среду) стало расширенное заседание коллегии  Министерства  сельского хозяйства и продовольствия республики Татарстан. Были подведены итоги работы агропромышленного комплекса за 2019 год и определены задачи на 2020.

 

Вопросам  повышение интереса молодежи к сфере АПК  посвящен ряд мероприятий Минсельхозпрода нашей республики.Так, в Казани прошел  Международный конгресс сельской молодежи. Мероприятие  было организовано  аграрным молодежным объединением Татарстана при поддержке Фонда Президентских грантов, Росмолодежи и Правительства Республики Татарстан. В Конгрессе участвовали    больше 250 человек в возрасте от 18 до 35 лет, живущие в сельской местности  в регионах России и в 25 странах.

 В Минсельхозпроде   прошло отчетное собрание представителей  потребительских обществ и кооперативов по итогам работы «Татпотребсоюза» за 2019г. и задачам на ближайшую перспективу.

8.00-11.10  Трансляция радио России.

11.10   Новости.

11.20 Татарстан: национальные проекты.

О реализации в Татарстане национального проекта «Демография» расскажет   в прямом эфире заместитель председателя Госсовета Татарстана Татьяна Ларионова , телефоны студии 555 55 13, 555 55 14.

11.55  Реклама, прогноз погоды.

12.10-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана”. Обзор событий музыкальной жизни республики.

Интервью с молодым композитором Вероникой Максимовой.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.20 «Горизонты».

15.55 Реклама,  прогноз погоды.

16.00-18.10 Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Инструментальная музыка.

18.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

19.00  Трансляция радио России.

Пятница, 14 февраля

6.00-8.00 6.00-8.00  “Утренний луч”. Новости России и Татарстана.

6.25  “Мгновения музыки”.

6.50, 7.50 Реклама, прогноз   погоды.

7.00  Вести радио России.

7.10  Прямой эфир. Роль религии в воспитании  личности.

8.00-11.10 Трансляция  радио России.

11.10 Новости.

11.20 «Доброе братство лучше богатства» (на мордовском языке).

11.55 Реклама, прогноз погоды.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  «На волне Татарстана». Репортаж с вечера, посвященного творчеству поэта

Шавката Сибгатуллина.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Новости.

15.20 Концерт.

15.55 Реклама, прогноз погоды.

16.00-18.10  Трансляция радио России.

18.10 Новости.

18.25 Концерт из записей Ильгама Шакирова.

18.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

19.00 Трансляция радио России.

Суббота, 15 февраля

8.10 Литературно-музыкальная композиция по произведениям Фании Габидуллиной и

Нияза Акмала.

9.00-10.10 Трансляция радио России.

10.10 “Друзья природы”.

10.30  “7 дней”. Итоги недели.

10.55 Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

11.00 Вести радио России.

11.10 Татарские народные песни.

11.55  Реклама, прогноз  погоды, программа  передач.

12.00-13.10  Трансляция радио России.

13.10 “На волне Татарстана». «Ода Ильхаму Шакирову». Литературно-музыкальная

композиция.

14.00-15.10 Трансляция радио России.

15.10 Амирхан Еники. “Земля родная”. Моноспектакль. 1 часть.

16.00 Трансляция радио России.

Воскресенье, 16 февраля

8.10 “Между Волгой и Уралом”. Объединенный  радиожурнал семи республик.

Сегодня  в  передаче, рассказывающей о событиях в регионе между Волгой и Уралом, прозвучат сюжеты о событиях в духовной жизни страны, о форумах и праздниках, встретимся с многодетной семьей и узнаем, в чем залог их счастья. И конечно же мы продолжаем рассказывать о    мероприятиях в преддверии 75- летия  Великой Победы.

9.00-10.10 Трансляция  радио России.

10.10  «Серебряный колокольчик». Школьные новости.

10.30  «7 дней». Обзор событий.

Одним из ключевых событий недели стало итоговое заседании коллегии Министерства сельского хозяйства и продовольствия РТ, которое прошло на базе международного выставочного центра «Казань Экспо». В заседании принял участие Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов.

На этой же неделе Президент республики  Рустам Минниханов принял участие в  расширенном заседании коллегии Министерства экономики Республики Татарстан.

В муниципальных районах подводят  итоги 2019 года, определяют задачи на 2020. В двух муниципальных районах —  Кукморском и Балтасинском – заседания районных советов состоялись с участием Президента Татарстана

10.55  Реклама, прогноз  погоды, программа передач.

11.00 Вести  радио России.

11.10 Концерт-отдых.

11.55 Реклама, прогноз погоды, программа передач.

12.00-13.10 Трансляция радио России.

13.10  “На волне Татарстана». Уроки Илгама Шакирова. К 85-летию певца.

14.00-15.10 Трансляция  радио России.

15.10 “Уроки родного языка”.

15.35  Амирхан Еники. “Земля родная”. Моноспектакль. 2 часть.

16.00-16.10 Вести радио России.

16.10 Амирхан Еники. “Земля родная”. Моноспектакль. 3 часть.

17.00 Трансляция радио России.                       

 

Нашли опечатку? Выделите фрагмент и отправьте нажатием Ctrl+Enter

banner-dzen

Поделиться новостью:

Лента новостей

В Татарстане ветерану СВО вручили первый автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 22:43

В Казани вручили Международную премию им.Евгения Завойского

24.09.2024 22:41

Татарстанцам объяснили, как обезопасить себя от создания виртуального двойника

24.09.2024 22:38

В Татарстане пенсионерке на протяжении 4 лет начисляют фиктивные долги, сумма которых превышает 100 тыс. рублей

24.09.2024 22:34

Стали известны обстоятельства трагедии в Бугульме

24.09.2024 22:31

Татарстанские туроператоры дали рекомендации по планированию поездок во время саммита БРИКС

24.09.2024 22:27

В Казани в результате конфликта водителей автобусов пострадала пассажирка

24.09.2024 20:40

Эксперт рассказал, что для использования кредитных карт важно обладать самоконтролем

24.09.2024 20:25

В Госдуме призвали ужесточить ответственность за нарушение правил использования электросамокатов

24.09.2024 20:18

Депутатам Госсовета РТ могут ограничить выезд из России

24.09.2024 20:06

Минниханов и Трембицкий приняли участие в торжествах, посвященных 70-летию Приволжского управления Ростехнадзора

24.09.2024 19:32

В Агрызе вручили ордена Мужества семьям погибших бойцов СВО

24.09.2024 19:19

Власти Заинска встретились с бойцами СВО

24.09.2024 19:08

В Татарстане установили новые цены на продукты для сельхозярмарок

24.09.2024 18:44

Прокуратура Челнов выявила нарушения в работе местных автошкол

24.09.2024 18:13

В поликлиники казанской горбольницы №7 по нацпроекту поступило новое оборудование

24.09.2024 18:02

Житель Балтасинского района поймал щуку весом 12 кг

24.09.2024 17:40

КГМУ открыл новую кафедру в Альметьевской ММБ по специальности «Лечебное дело»

24.09.2024 17:28

В Казани ветерану СВО вручили автомобиль на ручном управлении

24.09.2024 17:22
Загрузить еще

Блог

Татарстанцы каждый день платят аферистам 15 млн рублей
Блог

В России разработали чат-бот для будущих мам с возможностью психологической поддержки

30.06.2024
Стоимость полного образа на выпускной в этом году составила от 15 тысяч рублей
Блог

Аналитики подсчитали стоимость выпускного для школьников в 2024 году

27.06.2024
Блог

Россиянам посоветовали не поздравлять друзей с днем рождения в соцсетях

22.06.2024
Рустам Минниханов: Важнейшая задача сохранение рабочих мест
Блог

Биолог сообщил, что испанские слизни очень опасны для растений

21.06.2024
Госкомитет РТ по туризму рассказал о пешеходной «Волжской тропе»
Блог

Россиянам дали советы, как правильно организовать поход

02.06.2024
ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
8 (843) 528-25-59

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»

ГТРК "Татарстан"

ГТРК "Татарстан", 420095, г.Казань, ул.Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 554-32-01

Электронная почта редакции ГТРК:

vesti@trttv.ru


«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

© 2025 Государственная телерадиокомпания «Татарстан»




16+


Нет результата
Посмотреть все результаты
  • Главная
  • ТВ
    • Россия 1
    • Россия 24
    • Проекты
  • О компании
    • О компании
    • История
    • Лица компании
  • Радио
    • Радио Татарстана
  • Перейти на новую версию сайта