Шушы көннәрдә, әгәр исән булса танылган журналист, мәдәният белгече Зимфира Гыйльметдиновага 55 яшь тулыр иде. Туган көненә багышлап туган ягы — Теләче районының Балыклы авылында искә алу кичәсе узды. “Син мәңге безнең йөрәкләрдә…” дип аталган чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Ихлас, дустанә, күңелләрнең әллә нинди кылларына кагылып кайта-кайта искә алырлык итеп үтте Балыклы клубындагы кичә.
Әлеге кичәне оештыруда башлап йөргән Мортазиннар гаиләсе Зимфира Гыйльметдинованы киң күңелле, эчкерсез, әмма күңеленә теләсә кемне якын китерми торган һәрвакыт ярдәмгә әзер дус, сердәш иде дип искә алды. Сәхнә түренә Зимфираның кочагында үстем дип Роберт та чыкты.
Зимфира Гыйльметдинованың туган авылында искә алу концерты оештырырга дип аның белән бергә укыган ахирәте Нәфисә Сәгъбиева тәкъдим иткән.
Гомер җыр була ала ул таба алсаң үз көен дип язып куйган Зимфира Гыйльметдинова гаммәви аралашу сәхифәсенең кереш өлешенә. Әлеге канатлы сүз белән килешми мөмкин түгел. Әйе гомер җыр була ала, әмма аның гомере иң матур җирендә өзелгән җырга әверелде.
Зөфәр, Зәйнәп, Зимфира. Зеңгелдәп торган исем ияләрен язмыш институтта таныштыра. Яшьлек елларындагы истәлекләр иң кадерлесе була шул. Гомер буе сине озата бара. Зимфира берара Зәйнәп белән Зөфәр төркемендә алып баручы буларак та эшләп ала. Аңа кадәр Мамадышта, аннан Фердинанд Сәлахов концертларын алып бара. Ә аннары эстрада сәхнәсеннән төшеп журналистика “Сәхнә”сенә күтәрелә. Мәдәни вәзгыятьне Земфира югарылыгына җиткереп язган каләм тибрәтүчеләр юк шул,кызганыч. Нәкъ шул “Сәхнә” журналында Туфан абый Миңнуллин белән бергә эшли.
«Сеңлем, сиңа журналда эшләргә түгел, сиңа берәр район җитәкләргә кирәк» дип, Туфан Миңнуллинның Зимфирага биргән бәясен искә алу кичәсендә катнашкан Данил Салихов искәртте.
Бергәләп Зимфира белән концерт куеп йөргәннәрен дә искә алды Данил Салихов. Сүз уңеннан шунысын да әйтеп үтик тиздән Туфан Миңнуллин фонды ачылу тәкъдир ителәчәк, ә аны гамәлгә куюда Зимфира Гыйльметдинованың да өлеше зур.
Чыннан да Зимфираның игелекле гамәлләре онытырлык түгел, ул әле май кояшы кебек елмайган килеш хәтеребездә яши дип уртаклашты рәхмәтле якташлары. Балыклыда үскәнме, үсмәгәнме, барыбер үзебезнеке дип кырт кисте Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов.
Кешене тулысынча онытып булмый. Иртәме-соңмы, аның белән булган хатирәләр калкып чыгачак, эчеңдә, яңадан, кисә торган тойгыны тоячаксың дип искәрткән бер язучы. Искә алу кичәсе дә “Син мәңге безнең йөрәкләрдә…” дип аталган иде. Ә йөрәгендә йөртә белгәннәр нечкә күңелле була.
Республикакүләм мәдәният дөньясында Зимфира хәбәрдәр булмаган мәгълүмат, ул танымаган артист мөгаен булмагандыр. Озак еллар Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат үзәге җитәкчесе булып эшләде, абруйлы журналлар аша сәгать әһелләрен барлап торды. Ятимнәргә багышланган тапшырулар әзерләп күрсәтте. Артистлар, журналистлар белән табигатькә сәяхәтләр оештырды. Казан мэриясенең милли бүлеген исеме җисеменә туры китерә генә башлаган иде дә китеп барды. Зимфираның дуслары әнә шулай хәтирәләр тулы сүзләрен Зал түрендә утырган Мәймүнә апага атап та сөйләде.
Яшәргә көч алган Мәймүнә апага Теләче районынының күренекле кешеләренә багышланган музейны да күрергә язсын. Һәрхәлдә якташлары ышандырды. Кешене бит өмет һәм хәтер яшәтә. Зимфира үзе дә усал дөньяны яратып яшәде.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарсан яңалыклары