«Мөхәббәтнең сонгы төне», «Синең янга барам», «Сөю канатларында», «Сөйгәнемнең сөйгән яры»,»Сине сөям бит инде», «Пар алкалар»,»Туй көне», «Сорама хәлләремне» –әлеге һәм башка бик күп җырлар, танылган җырчы Алсу Абульханова тарафыннан башкарылган җыр көлтәләре. Соңгы вакытларда аның исеме җыр сәнгатен сөюче тамашачыларыбыз телендә.Талантлы артистның матур язмалары телевидение һәм радио язмаларында һәрдаим яңгырап тора. “Замандаш” тапшыруының бүгенге чыгарылышында Алсу Абульханованың тормыш юлын барлап, иҗатының кайбер үрнәкләрен тыңлап хозурланыйк әле.
Алсу Амирҗан кызы Абульханова Воркута шәһәрендә туа. Ульяновск шәһәренең «Айгөл» балалар вокаль ансамблендә үзенең беренче иҗади эшчәнлеген башлап җибәрә. Музыкаль-педагогик училище тәмамлап, мәктәбендә укыта.Казан консерваториясендә укый, югары музыкаль белем ала. «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы «ИДЕЛ» концерт-филармония берләшмәсендә солист-вокалчы булып эшли. Казанның «Европа-плюс» радиостанциясендә яңалыклар алып бара. Төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша. Татар эстрадасын актив пропагандалап, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең башка артистлары белән күп гастрольләрдә йөри. Мәскәүдә “Останкино” телевидение мәктәбендә белемен күтәрә, Россия 1 каналы остаханәсендә өйрәнү дәресләенә йөри,”Хәерле көн”тапшыруын алып баручы буларак та үзен таныта.
Кешенең кем икәнен белергә теләсәң, аның яшьлеге үткән җиренә бар, туганнары, дуслары белән аралаш, яшьлек еллары үткән урамнар буйлап йөр,- диләр. Алсуның балачак еллары Әби-бабасы яшәгән Чүпрәле районының Мунчали авылда үткән.
Алсу Абульханова искиткеч җырчы- үз тамашачылары, яратучылары бар, профессиональ журналист- тапшырулар алып бара, ул шулай ук яраткан хатын һәм сойкемле әни дә. Тормыш иптәше Радик белән ике ул үстерәләр: Әмир һәм Солтан.
Алсу Абульханованың репертуары бик бай һәм югары сәнгатьле, ул татар, рус һәм чит ил эстрада җырларын үз эченә ала. Радио һәм телевидениедә күп языла.
Татар җыр сәнгатенең талантлы артисты Алсу Абульханова бүген дә армый- талмый хезмәт итә, үз тамашачысына йөрәк җылысын бирү юлында. Уңышлар юлдаш булсын замандашыбызга.