Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гармун ясау остасы Айрат Харисов Татарстанда һәм Башкортстанда гармуннарны тулаем ясаучы бердәнбер оста. Быел аның эшчәнлегенә 35 ел тулды. Алтын куллы оста белән Фәннур Хәсәнов очрашып кайтты.
Гармун моңы! Ул гасырлар буе татар халкының рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан. Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы белән аерылып торган. Бүген дә милли бәйрәмнәребез булган сабан туйларында, туй мәҗелесләрендә, каз өмәләрендә гармун тавышы яңгырый.
Әйе, халык телендә гармунда уйнаучы егетләр, гармунны ясаучы осталар хакында матур сүзләр йөри. Әйе, гармун ясаучы — ул үзе зур бер һөнәр.
Айрат Харисов Башкортстанның Борай районы Кәшкшләү авылыннан. Гаиләдә алты бала. Әтиләре гармунчы. Әниләре укытучы. Балалар барысы да мәгариф һәм сәнгать юлында. Айратка сәләт әтисеннән күчкәндер.
Фәннур Хәсәнов, Фәрид Җәләли, Татарстан яңалыклары