Чишмәләр… Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми алар?!
Минем дә бар үзем өчен
шундый як — Туган ягым:
Дога иңгән һәр төшеннән
чишмәләр чыга аның дип яза шагыйләр. Бүген сүзебез шундый чишмәләргә бай Мингәр авылы турында. Бай дигәннән бу авыл Байлар Сабасы районында да урнашкан бит әле. Заманында шәл бәйләүчеләре, итек басучылары, һөнәрчеләре белән дан тоткан як. Миңгәр авылында кичке сабан туйлары да иң зур тамашалы бәйрәм. Әнә шундый бай үткәне булган авылның киләчәге дә өметле. Алай гына да түгел могҗизага тиңли Миңгәр авылындагы үзгәрешләрне күптән түгел “Миңгәр Манарасы” шәһәр яны сәламәтләндерү проектына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Эшлекле сөйләшүне эшмәкәр Җәүдәт Миңнәхмәтов оештырды. Исәбе — Миңгәрне Татарстанның туристлык маршрутына кертү. Ә ничек икәнен белү өчен сезгә, хөрмәтле тамашачылар Мөршидә Җиһан әзерләгән тапшыруны карарга тәкъдим итәбез.