Фидакарьлек. Гаҗәеп тирән мәгънәгә ия булган әлеге сүз, үзен-үзе аямыйча эшләү дигәнне аңлата. «Безнең гәҗит» нәшире Илфат Фәйзрахманов та гомерен халыкка хезмәткә , хезмәт эчендә йөзмәккә багышлаган фидакарь шәхес. һөнәри һәм гомер бәйрәмнәре уңаеннан , бүгенге чыгрылышыбызның махсус репортажы Илфат Фәйзрахмановка багышлана.
Телевидениедә алып баручы булып эшләп тә урамда сине танымасалар, димәк син һөнәреңне дөрес сайламансың дип исәпли, атаклы журналист Владимир Познер. Ә үзебезнең татар Познеры Илфат Фәйзрахмановның телевидениедән киткәненә дистә елдан артты, ләкин аны һаман таныйлар, үз итәләр.
Әлеге тапшыру “Ислах “ дип атала иде. Илфат Фәйзрахманов телевидениедә эшли башлаганда илебезгә дә ислах, үзгәреш заманы килде.
Сәясәт, дәүләт үсеше темасына булсынмы, милләт, халык язмышына кагылышлы, яки дөньяви темаларгамы — аның репортажлары һәркемгә билгеле фактларны санап чыгу түгел, тирән аналитика, журналист эзләнүе, чыганакларга нигезләнгән объективлык белән аерып тора. Ә Тукайның тәнкыйть кирәкле шәйдер дигәнен шигарь итеп ала.
Илфат Фәйхзрахманов җитәкчелегендә телевидение мәктәбен үтүчеләр шактый. Алар барысы да республиканың әйдәп баручы журналистлары. Нәкъ шул елларда Илфат Фәйзрахмановның тапшырулары журналистика бүлеге студентларының фәнни эшләренә чыганак итеп алына. Чөнки беренче хәбәри-аналитик тапшыруларга ул нигез сала.
Башкалар мәшәкатен дә, үзенеке итеп кабул итү, ялларсыз эшләү эзсез югалмый Илфат Фәйзрахмановның сәламәтлеген какшата. Яраткан бәндәсенә Аллаһы тагалә сынауларны өеп бирә диләр, әле тагын бик авыр сынаулар үтәргә туры килә безнең гәҗит баш мөхәрриренә. Суд юлларын да кичә. Әмма профессиональллек һәрвакыт өсен чыга.
Тумышы белән Илфат фәйзрахманов Арча районы Түбән Оры авылыннан. Бик күптәннән үзенең эре сәүдәгәрләре, байлыгы, горурлыгы, артык юмартлыгы белән мәгълүм”, – дип язган ул авыл турында Мәрҗани. Түбән Орыда йорт салып бик еш кайтып йөри. Кулыннан килмәгән эше юк. Умартачы дигән даны да чыккан.
Илфат Фәйзрахманов, көр күңелле кеше, газеты җитди булса да үзе мәзәкчән. Төп таянычы – гаилә. Хатыны Зөлфия белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Оныкларның шат авазлары да күңелләрен иркәли. Ә бәхетле тормыш өчен күп кирәкми, аны Илфат Фәйзрахманов кебек үз кулларың белән корырга һәм кадерен белеп яшәргә кирәк.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.