Түбән Камада иң яхшы коръән укучыны ачыкладылар. Бәйге балалар арасында узды. Аның күп еллык тарихы бар. Башта ул – үзәк мәчеттә, хәзер — шәһәркүләмендә оештырыла.
Быел конкурс Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында узды. 100дән артык малай һәм кыз изге китапны яттан белү дәрәҗәсен күрсәтте. Аларның чыгышларын бергәләп карыйк.
Сөләйман Хәлиловка — дүрт яшь. Изге китапны теле ачылуга ук өйрәнә башлаган. Бүген дини белемен Коръән уку бәйгесендә сынап карарга була. Конкурс балалар арасында уза – катнашучыларның күбесе зур сәхнәгә тәүге тапкыр аяк баса. Бәйгенең күп еллык тарихы бар.
Башта ул – үзәк мәчеттә, быел — Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында үткәрелә. Зур залда — малайлар, кечесендә – кызлар чыгыш ясый. 100дән артык бала изге китапны яттан белү дәрәҗәсен күрсәтә. Төп шарт – коръән җүзләрен яттан белү, аларны дөрес итеп әйтү, ди конкурс оештыручысы.
Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле җюри бәяли. Болар – үзәк мәчет остазлары, Коръән һәм сөннәт эшләре буенча Бөтендөнья оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров һәм Коръән- хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов.
Һәр номинациядә дүрт урын билгеләнде. Җиңү яулый алмаган балалар да буш кул белән китмәде – катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурс «Ният” фонды ярдәме белән үтте.
Альбина Вәлиева, Фәнис Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.