Бүген республикада 35 градуска кадәр эссе була. Көчле җил секундына 23 метрга кадәр җитә, көндез республиканың аерым районнарында боз явачак, кичкә таба — яшен көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре сак булырга чакыра. Урманнарда янгын куркынычы саклана.