Республикабызның район-авылларында яңа чишмәләр ачылуы бик куанычлы күренеш. Шушы көннәрдә тантаналы рәвештә Яшел Үзән раойнының «Тынычлык» мәчете территориясендә дә халыкны эчәр су белән тәэмин итү пункты ачылды. Әлеге акция «Чишмә» проекты кысаларында республика хәйриячеләре, район башлыгы һәм җирле мөхтәсибәт башлангычы белән тормышка ашырыла.
Миләүшә Вәлиуллина тантанага дусты белән килгән. Улының бу объектны төзүдә катнашуы белән горурлана. Тынычлык мәчете территориясендә халыкны эчәр су белән тәэмин итү пункты төзелеше 2023 елда башланды. Ул әлегә шәһәрдә беренче һәм бердәнбер. Керү юллары яхшы, барысына да уңайлы, һәм дини учреждениегә йөрүче, хәтта үтеп баручыларга гына да җәйге эссе көнне кереп, чиста чишмә суы эчәргә мөмкин .
Бүгенге көндә республика буенча барлыгы 30лап пункт ачылды, алар беренче булып Лаеш районында барлыкка килде. Чишмә/Родник проекты-артезиан су чыгару өчен скважиналар бораулау, кыйммәтле тирән су чистарту фильтрлары урнаштыру, чиста эчәр суны бушлай җыярга мөмкин булган урынны төзекләндерүне үз эченә ала.
«Чишмә» эчәр су тарату пунктын ачу хөрмәтенә әлеге игелекле проектны тормышка ашыруда катнашканнарга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Изге йөрәкле кешеләр күп.
Безне рәхмәт сүзләре эшкә этәрә, догаларыгыз рухландыра. Эшмәкәрләр гаиләләр һәм Дәүләт турында кайгырта.
Чиста су-безнең сәламәт тормышыбызның һәм киләчәк буыннарыбызның нигезе. Теләге булган һәркем бу башлангычны игелекле эшләр һәм матди инвестицияләр белән хуплый алачак.
Айгөл Гатауллина, Рузия Давлетшина, Андрей Лопатников, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.