Республикабыз басуларында көн дә кызу эш кайный. Авыл хуҗалыгы тармагында яшел урак өсте чоры.
Кышлату вакытында малларны азык белән тәэмин итү иң мөһим бурыч. Авыл хезмәтчәннәре кояшлы көннәр торудан булдыра алганча күбрәк файдаланып калырга тырыша. Әйтик, җаваплылыгы чикләнгән “Саба ” җәмгыятенең Сатыш бригадасында да терлек азыгы әзерләүгә бик ныклап керештеләр.
Игенчеләр өчен җәйнең һәр сәгате кадерле. Өлгерә барган басуларда үстерелгән уңышны югалтуларсыз сыйфатлы итеп урнаштыру иң мөһим бурыч булып тора, ди.
Мишә буендагы “Фрегат” су сиптерү агрегаты биредәге басуларда ел саен мул уңыш үстерүне тәэмин итә. Тиздән бу басуның печәне дә чабарлык була.
Хуҗалык хезмәтчәннәре киптерелгән печәнне тиз арада урнаштырып та куйдылар. Бүген җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында сенаж салу эше дә башланып китте. Шул ук вакытта көзге чәчү өчен җир эшкәртү дә бара. Мамалай авылындагы ындыр табагында да көндәлек хезмәт кайный.
Алсуның тормыш иптәше Рафил дә һәр эшне булдыра торган ир-егет. Ул авылда бригадир, ындыр табагы мөдире, су сиптерү агрегаты операторы, 2024нче елның “Кыр батыры” исеменә дә лаек булган.
Ындыр табагындагы эшләрдә Сатыш урта мәктәбе укучылары да катнашалар. Кече яшьтән хезмәт сөеп үскән яшьүсмерләр авылның киләчәге булыр дип өметләнәсе килә. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында торган төп бурыч – үләннең беренче катыннан туклыклы, сыйфатлы терлек азыгы әзерләү.