Бүген Евразия проекты турында дөньяның барлык континентларында да сөйлиләр. Евразия икътисадый берлеге — иң нәтиҗәле милли берләшмәләрнең берсе. Галимнәр һәм сәясәтчеләр, дипломатлар, халыкара эшлеклеләр тәҗрибә уртаклаша, шулай ук континентны интеграцияләүнең киләсе адымнары буенча рекомендация карарларын кабул итү өчен җыелды.
БРИКС, ШОС-Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, ЕАЭС-Евразия икътисадый берлеге һәм АТЭС-Азия-Тын океан икътисадый берлеге буенча Партнерлар белән Россия халыкара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сөйләгәндә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе: Россия субъектларының тышкы элемтәләре сизелерлек активлаша. «Алар Россиянең чит илләр белән дәүләтара мөнәсәбәтләр комплексының мөһим өлешенә әверелә”- дип билгеләп үтте.
Евразия интеграциясенең Казан халыкара конгрессы оештыручыларын Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров сәламләде. Сәламләүне Фәрит Мөхәммәтшин игълан итте. Дума депутатлары — профильле комитет башлыгы урынбасары Артем Туров Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның сәламләвен укыды. Ә хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов интеграцион процессларның максатларын һәм бурычларын аңлатты.
Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Россия Табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Рамазан Абдулатипов, төрле цивилизацияләр хезмәттәшлеге буенча күп кенә мөһим позицияләрне раслап, халыкара мөнәсәбәтләр тарихына тирән сәяси экскурс ясады. Һәм Россия бу процесста кайда булды? дигән риторик сорау бирде.
Халыкара конгресс эше ике көн барды. Катнашучылар тармак сессияләрендә күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Атнаның күп кенә сәяси вакыйгалары Казанда БРИКС илләренең 5 нче уеннарын уздыру белән бәйле иде. Фәрит Мөхәммәтшин «Киләчәкне формалаштырып» Халыкара мәгариф министрлары форумы делегатларын сәламләде, Абхазия парламенты Рәисен кабул итте.
Казанда «Киләчәкне формалаштырып» дип исемләнгән мәгариф министрларының икенче Халыкара форумы узды.
Азия, Африка, Латин Америкасыннан 150 дән артык вәкил мәгариф өлкәсендә Россия тәҗрибәсен өйрәнү өчен килгән. Делегатлар пленар утырышта илләрдә мәгарифне үстерү турында сөйләде. Проблемалар һәм мөрәҗәгатьләрнең күбесе охшаш — яңа алымнарны системалаштыру, профессиональ кадрлар җитмәү, мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлеккә омтылыш. Форумда фикер алышуның аерым өлеше Татарстанның мәгариф, яңа юнәлешләр, инженерлык кадрларын әзерләү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе буларак тәҗрибәсе иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Абхазия Республикасы Халык Собраниесе — Парламенты Спикеры ЛашейАшуба белән очрашты.
Парламент делегациясенең килүе инде традициягә әверелә. Парламент җитәкчесе Татарстан Дәүләт Советы, профиль комитетлары һәм комиссияләре, депутат төркемнәре каршындагы эксперт советлары эше турында сөйләде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республиканың социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләренә аерым тукталды, Татарстанның инвестицион һәм сәүдә-сәнәгать үсеше, республиканың күпюнәлешле икътисады турында сөйләде.
Бөтен республикадан 30 дан артык укучы тантаналы шартларда беренче паспортын алды — документны Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Очрашуда яшьләрне үстерү, һөнәр сайлау мөмкинлекләре турында да сөйләштеләр, патриотик тәрбия һәм тарихи байлыкны саклау мәсьәләләренә аерым тукталдылар.