Ил буйлап утыздан артык милләт вәкиле — татарлар, удмуртлар, марилар, азәрбайҗаннар һәм башкалар Казан Кирмәнендә Россия халыклары дуслыгының күләмле парадын үткәрделәр. Чараның ничек үтүе турында алдагы язмада.
Туган телдә җырлар, төрле музыка коралларында халык көйләре, матур костюмнар һәм әләмнәр – бу Россия көнендәге парад. Россия — зур күпмилләтле ил.
Парадта катнашучылар милли киемнәрдән. Чарада удмуртлар, татарлар, бурятлар һәм башкалар катнаша. Россия көнендә халыклар дуслыгы парадын уздыру – күркәм гадәткә әверелде. Катнашучыларның күбесе монда беренче ел гына түгел.
Парад ахырында барлык катнашучылар кулга-кул тотынышып, барлык халыкларның бердәмлеген һәм дуслыгын күрсәтеп, әйлән-бәйлән биеделәр.
Миләүшә Мусина, Арина Рахматуллина, Ильдар Галәветдитнов, Татарстан яңалыклары.