Республикабызда мөмкинлекләре чикле балалар өчен төрле ярдәм чаралары, фестивальләр, бәйгеләр үткәрелеп тора. Шундыйларның берсе “Йөрәгең белән тыңла” дип исемләнгән фестиваль. Ул ел саен уздырыла, быел да искәрмә булмады. Шушы көннәрдә “Чулпан” мәдәният үзәгендә фестиваленең гала-концерты булып узды.
Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Йөрәгең белән тыңла” дип аталган фестиваленең гала-концертында Татарстан Республикасының төрле шәһәрләрендә һәм районнарында сайлап алынган солистлар һәм коллективлар Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры белән берлектә сәхнәдә якты номерлар белән чыгыш ясадылар.
Әлеге фестивальнең төп максаты да, сәламәтлекләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар турында кайгырту, көндәлектән бераз гына булса да күбрәк игътибар бирү, балаларга үз-үзләрен белдерү, төрле өлкәләрдә зур тырышлык белән өйрәнгән осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтү.
Фестиваль балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм аларны тернәкләндерү, шулай ук җәмгыять тормышына яраклашуына ярдәм итү максатыннан оештырыла.
Конкурс берничә номинациядә оештырылды. Чараны ел саен Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе Татарстан – Яңа гасыр «республика иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә үткәрә.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары