Казан шәһәрендәге “Буа якташлык җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының кече ватаннарына булган игътибары, ярдәме һәр районга үрнәк итеп куярлык. Авыл бәйрәмнәрен дә алар колач җәеп, ел буе сагынып сөйләрлек итеп үткәрә. Буа районының Әлки авылында үткән күркәм бәйрәмнән Мөршидә Җиһан репортажы.
Тере йола дигәннәре, мөгаен , Әлкидә үткән авыл көне буладыр инде ул. Татар халкының борынгыдан килгән күркәм йола, гореф гадәтләре барысы да күз алдында.
“Әлкием!”, “Татарстаным” дип горурлана мәйданга җыелган халык.
Бу бәйрәмдә бар да үз кеше. Кая карасаң да таныш, күрше, сыйныфташ, күптән күрмәгән авылдаш, якташ та килеп очрый.
Әлки Исәк авылы җирлегенә керә. Алар ел саен әлеге бәйрәмне дә чиратлашып үткәрә. “Көндәшлек юк! Безнең максат уртак: авыл халкына бүләк ясау, борынгыдан килгән милли бәйрәмне буыннан-буынган тапшыру”, — ди Буа якташлык җәмгыяте президенты — Ирек Закиров.
Һәрвакыттагыча, авыл көненең күрке ул — төбәкара “Уйнагыз гармуннар” конкурсы.
Күренекле баянчы Хәйдәр Сафин җитәкчелегендәге бәя бирүчеләр гадел хөкемдарлар. Шунысы куанычлы, анда катнашучылар елдан- ел яшәрә.
Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына дигәндәй. Көне дә ялт иткән, оештыручылар да тырышкан, ә тырышканның нәтиҗәсе булмый калмый ул. Халык бәяли белә!
Оештыручылар ел да нинди дә булса яңалык кертеп җибәрә. Бу юлы гаммәви чаралар аша бәйрәмгә кадәр хәбәр биреп “Иң ишле гаилә” конкурсы оештырылды. Таләпләр гади. Гаилә биш кешедән дә ким булмаска тиеш.
Бу бәйгедә җиңелүчеләр юк. Һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гыйниятуллинар гаиләсе “Иң ишле”се буларак аерым билгеләп үтелде.
Бәйрәмне оештырып йөрүчеләрнең берсе, Илдар үзе дә, Әлки егете. “Һөнәрләр академиясе” дип аталган мәйданчык , ул җитәкләгән техникумның кече үлчәмдәге өлгесе. Әнә шулай бала чактан кызыксындыра ул булачак студентларын. Туңдырма ашап кына йөрмәсеннәр, эшкә өйрәнсеннәр. Дөресен генә әйткәндә. эшкә өйрәтәсе юк , бу җирлектә тугын кешеләрне. Монда гомер –бакый эшчән халык яши. Шуларны берсе – ишле Зыятдиновлар гаиләсе.
Милли тел милли кием, – милли гореф” дин сагында дип искәрткән заманында, үзе дә көрәшче дигән даны чыккан Шиһабетдин Мәрҗани. Әлки бәйрәменең дә үз батырлары. Көрәшчеләре дә каладан түгел — саладан.
Мәйдан батырлары үз артыннан дәвамчыларын да иярткән. Батыр астында калучының да, төп батырның да уллары үз авырлык үлчәмендә җиңүче. Димәк –алмаш тәрбиялә.
Авыл сулышын тоеп яшәгәндә генә аның киләчәгенә, бгасыллар кичеп килгән милли гореф-гадәтләрнең сакланып калуына, дәвам итүенә өметләр баглап була. Нәкъ Әлкидәге сыман.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары