Су тавышы һәм искиткеч музыка. Төп рольда — күп тапкырлар Олимпия чемпионы һәм дөнья чемпионатлары җиңүчесе Светлана Колесниченко. Спортсменка Россия өчен беренче алтын медаль яулаучы да.
Синхрон йөзү буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы Александр Мальцевның чыгышы тагын бер медаль алып килде.
Төньяк Корея, Казахстан, Беларусь, Венесуэла, Таиланд һәм Үзбәкстан җыелма командылары да тамашага искиткеч программа тәкъдим иттеләр. Барлык спортсменнар да үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтте.
Спортсменнар өчен бөтен тамашачы җаната. Берәүләр “Алга” дип кычкырса, икенчеләр тыныч кына утыра, шул ук вакытта кулларында плакатлар һәм әләм.
Хатын кызлар да, ир-атлар да барлык күнегүләрне төгәл башкара, аларга тиңнәр юк дисәң да була. Төрле мәйданнар да спортсменнар гимнастика буенча үз сәләтләрен күрсәттеләр.
Спортзалда унышар сәгать шөгыльләнүнең нәтиҗәсе- югары күрсәткечләр булып тора. Гимнастика үзәгендә, шэхси күптөрле ярышлар буенча квалификация ярышлары һәм финал узды.
Брикс уеннарының беренче көнендә 9 спорт төре буенча ярышлар узды, барлыгы 23 медаль уйнатылды. Бүгенге көндә Россия җыелма командасы алдынгылар сафында. Безнең спортсменнар 5 алтын медаль ияләре, шулай ук көмеш һәм бронза медальләренә ирешүчеләр бар.