Турнир программасы 27 спорт дисциплинасын үз эченә ала.
Бүген 18 нче июньдә «Су спорт төрләре сараенда » суга сикерү, «Теннис академиясендә» теннис буенча финал ярышлары уза. Шулай ук «Ак Барс» көрәш сараенда спорт көрәше, һәм айти паркта шахмат уены буенча финал.
Исегезгә төшерәбез, Казанда БРИКС уеннарын ябу тантанасын 23 июньдә Сабантуй бәйрәме белән бергә уздырырга планлаштыралар.