Башкалабыз Казанда БРИКС халыкара спорт уеннары дәвам итә.
Бүген уеннарның 5 нче көне. Турнир программасы 27 спорт дисциплинасын үз эченә ала. Алар арасында волейбол, бадминтон, көрәш, билбаулы көрәш, бокс, шахмат, футбол, нәфис гимнастика һәм башкалар бар.
93 илдән килгән 54 меңгә якын спортчы көч сынаша. Уеннарны уздыру өчен Казанның 16 спорт объекты җәлеп ителгән.
Бүген 17 нче июндә «Су спорт төрләре сараенда» суга сикерү, «Теннис академиясендә» теннис буенча команда ярышлары уза. Шулай ук Спорт көрәше «Ак Барс» көрәш сараенда спорт көрәше һәм Баскетбол уеннары үтә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда БРИКС уеннарын ябу тантанасын 23 июньдә Сабантуй бәйрәме белән бергә уздырырга планлаштыралар.