Шагыйрь Миргазиз Укмасый туып-үскән Кече Укмас авылы шушы калкулыктан караганда уч төбендәге кебек күренә. Әлеге юллар, басу-кырлар Миргазиз Укмасыйның балачагын, аның белем алу максатыннан Сатыш, соңрак Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәләренә китүен, авылда имамлык итүен һәм кара елларда үз газиз авылын, туган туфрагын ташлап күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга китүен дә хәтерлиләр әле.
Безнең халыкта вакыт агышын аккан су белән тиңлиләр. Аларның икесен дә кире кайтарып булмый. Ни кызганыч, авылында шагыйрь турында истәлекләр сөйли алырлык кешеләр инде юк. Ләкин Укмас авылы кешеләре кая гына бармасыннар, мәшһүр авылдашларының исеме һәрчак алдан йөри.
Миргазиз Зәбиров 1884 елда Кече Укмас авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әдәбият мәйданына ул Укмасый тәхәллүсе белән чыга. Совет елларында онытылуга дучар ителгән исем 1990 елларда гына кире кайтарыла. Бүген 50-60 йортлы шушы кечкенә генә авылдан бөек Тукаебызны күргән, аның белән аралашып яшәгән Миргазиз Укмасый чыгуын, аның туган нигезендәге истәлек ташы искәртә. Аны 1994 елда, шагыйрьнең 110 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ачалар.
Миргазиз Укмасый шушы нигездә туып-үскән. Озак еллар кибет булган Бина инде бүген шактый таушалган хәлгә килгән. Ә менә авылның мәчете элек нәкъ менә Укмасый нигезе каршында ук булган диләр. Бүген монда 1974 елда төзелгән мәдәният йорты.
Авылның хәзерге мәчете шактый төзек, тирә-юньгә нур чәчеп тора. Төрле елларда, 1911 – 1920 еллар арасында Миргазиз Укмасый туган авылы мәхәлләсендә имамлык итә, үз чорының билгеле дин әһеле була. Шуңа күрә дә аны искә алу чаралары Балык Бистәсе районы Үзәк мәчетеннән башланып китте. Казаннан кайткан бер төркем әдәбият галимнәре, фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре Миргазиз Укмасый рухына дога калдылар.
Миргазиз Укмасый белән бәйле киләчәк буынга тапшырырлык ядькәрләре бар әле якташларының. Танылган шагыйрә Рәсимә Гарифуллина очрашуга Миргазиз Укмасый шигыре кергән революциягә кадәр чыккан җыентык алып килгән.
Миргазиз Укмасыйны искә алу чаралары район үзәк китапханәсендә дәвам итте. Биредә фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Миргазиз Укмасый шигырьләрен сәнгатьле укучылар арасындагы конкурска йомгак ясалды. Бу эшне Россия Кооперация институтының Дәрдмәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, шагыйрьнең якташы Флюра Абдуллина башлап йөргән. Район хакимияте хуплап алган.
Флюра ханымның сәүдәгәр Хәсәнҗан бабасы белән Миргазиз Укмасый аралашып яшәгән. Укмасый исемен мәңгеләштерү кирәклеген ул тележурналист булып эшләгәндә аңлый һәм бүгенгә кадәр шактый эшләр башкарып өлгерә. Ярый әле янында ярдәм кулы сузарлык якташлары, хәйриячеләр бар.
Фәнни-гамәли конференциядә Миргазиз Укмасыйның иҗаты, тормыш юлы, биографиясендәге ак таплар, ачыклыйсы фактлар — әдәбият галимнәре катнашындагы фикер алышуның төп темасы булды.
Якташлары алга таба бик күп язучылары белән беррәттән Миргазиз Укмасый исемен мәңгеләштерүне дә дәвам итмәкчеләр. Монда туризм мөмкинлекләрен кулланмакчылар.
Ә менә Балык Бистәсе посёлогында андый урам инде күптән бар. Бик күп туристларны гына түгел, табигатьне яраткан, шәһәр шау-шуыннан котылырга теләгән халыкны да үзенә җәлеп итә Миргазиз Укмасый урамы. Урамыннан Чулман уч төбендәге кебек кенә күренә.
Шагыйрьнең кабере Казандагы Яңа татар бистәсе зиратында. Революциягә кадәр 5 китап чыгарырга өлгергән, репрессия тегермәнендә тарттырылган, әмма беркайчан да хөкүмәткә тел-теш тидермәгән шагыйрь соңгы көннәрен Югары Осландагы картлар йортында үткәрергә мәҗбүр була. Миргазиз Укмасый кабере ул үзе исән вакытта аралашып яшәгән Каюм Насыйри, дуслары Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан каберләреннән ерак түгел. Ни дисәң дә, тарих барысын да үз урынына куя.
Раил Садретдинов, Дамир Мөхәммәтханов Яңалыклар.