Район игенчеләре гектарыннан уртача 35-40 центнер уңыш ала.
Хәзер игенче иң жаваплы,житди чорны кичерə.Үстерелгəн икмəкне тиз арада жыеп алырга кирəк. Районда 50 берəмлек техника урып-жыю эшен башкаралар. 42га мəйданда бөртекле һəм бөртекле — кузаклы культураларны суктырып аласы бар. Бүген 3000 га-дан артык мəйданда көзге культура суктырылган.
Районнын Таллы Бүлəк хужалыгында да икмəк язмышы, уңыш муллыгы өчен ныклы хезмəт, көрəш бара. Игенченең бурычы-игеннəрне югалтуларсыз, вакытында жыеп алу.
Азнакай районында урып — жыю эшлəре зур оешканлык белəн башкарыла.
Алия Галиуллина, Әлфия Ихсанова, Рамил Исламов, Татарстан яңалыклары, Азнакай районы.