Яшь буынга рухи – әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе һәр чорда да әһәмиятле һәм актуаль булып кала. Күптән түгел Апас раойнында “Хәҗәр” тәрбия үзәге ачылды. Әлеге рухи-әхлакый үзәк балалар, диният, әдәп даирәсендәге белгечләрне агарту үзәге булып хезмәт итә. Бинаны төзү эшендә иганәчеләр, район халкы, республика мөселманнарының Диния нәзарәте катнашты.
Апаста беренче тапкыр мөселман яшьләренең мәдәни-тәрбия үзәге — мәдрәсә төзү эшләре 2020 нче елның көзендә китә. Корылма «Сәләт» балалар иҗат үзәге янында урын ала.
Тантаналы шартларда Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
“Хәҗәр” рухи-әхлакый тәрбия үзәге барлык таләпләргә туры китереп, проект буенча эшләнә. Үзәктә төрле дини бәйгеләр, җыеннар, лекцияләр үткәрү, күргәзмәләр оештыру күздә тотыла.
Иң мөһиме: балаларга, яшьләргә дөрес итеп яттан коръән укырга өйрәтү максаты. Биредә намаз залы, балалар укыту, мөгаллимнәр өчен, тәһәрәт алу өчен аерым заманча бүлмәләр, чәйханә урын ала.
Алия Галиуллина, Гөлнара Сөнгатуллина, Чулпан Сабирова, Татарстан яңалыклары.