Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов каты авырудан соң вафат булды. Аңа 66 яшь иде. 2 мең тиражлы “Звезда Поволжья” газетасы, үз битләрендә төрле сәяси караштагы кешеләргә урын биреп килде. Гомумән, Рәшит Әхмәтов матбугатта сүз иреген үстерү өчен күп көч куючы шәхес иде. Мәрхүм белән хушлашу, бүген иртән сәгать унда Декабристлар урамындагы 2 нче йорт адресы буенча урнашкан «Татмедиа» бинасы янында булды.