Быелгы IX республика ифтар мәҗлесе 11 майга билгеләнгән. Ул «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданында 5 мең кешене бер табынга җыя.
Арада мохтаҗлар, җитәкчеләр, эшмәкәрләр, төбәкләрдән килгән кунаклар булачак. Шул ук көнне «Ак Барс Арена» стадионында мохтаҗларга өстәмә ифтар җыелмалары таратыла. Ифтар санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, саклану чараларын үтәп оештырыла. Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ризыкларны өләшү, табынны җыештыру өчен 500 волонтер җәлеп ителә. Ифтарны үткәрүгә теләгән һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Акчалата ярдәмне смс хәбәр белән «Ифтар» дип язып, 7715 кыска номерына җибәрергә мөмкин. СМС хәбәрдә сумманы күрсәтергә кирәк.