Кешеләрнең игътибарын Россия тарихына юнәлтү, күпмилләтле илебездә яшәүче халыкларның гореф –гадәтләре белән таныштыру, халыкның этнографик белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән 2016 елдан Зур этнографик диктант үткәрелә. Диктантны онлайн һәм офлайн форматларында язып була.
Тәкъдим ителгән 30 сорауның 20се бөтен регионнар өчен дә бертөрле, ә унысы төгәл бер төбәкне күздә тотып әзерләнгән. Быел Саба үзәк кипатханәсендә этнографик диктант оффлайн форматта үтте. Ерак юлларга йөрүче Миңнефәрит абый Моталлапов сәфәрдән арып кайттым гына әле дип тормаган, китапханәгә килгән. Россияне аркылыга, буйга гизгән шофер этнографик диктантта да югалып калмам әле дип яшьләр көнләшерлек оптимизм белән диктант биремнәрен үтәде.
“Зур этнографик диктант “ халыкның этнографик белемен, илдә яшәүче халыклар турындагы мәгълүмәтләрне бәяләргә мөмкинлек бирә. Этникара мөнәсәбәтләрне камилләштерү мөһим урын алып торган фән буларак та этнографиягә игътибарны җәлеп итә.
Эльза Әхмәтҗанова, Гөлшат Галиәкбәрова, Рәзил Нигъмәтов