Бер ай элек Болгар җирендә 7 көн дәвамында «Яңарыш: дастанның яңача укылышы” исемле фестиваль узган иде. Әлеге фестивал Җир шарының төрле почмакларыннан килгән кунакларыны җәлеп итте. Әлеге фестивалнең йомгаклары буенча катнашучыларга Казан Кремлендә рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы үтте. Бүләкләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.
Тимерлан турындагы матур һәм куркыныч риваят Кара Пулат операсы нигезенә салынган. Һәр нота гомуми көйгә якты милли яңгыраш белән кушыла. Моның өстендә композитор Эльмир Низамов ике ел эшләгән.
Кара Пулат операсындагы хан кызы турындагы риваять шул урында, Кара Пулатта яңгырый. Яңа технологияләр тарихны җанландыра. Опера»Яңарыш. Дастанның заманча укылышы» фестивалендә яңгырады.
Гореф- гадәтләрне, мәдәниятне, географияне һәм халыкларның күптөрлелеген Татарстан Республикасының уникаль чигү картасына берләштерделәр. Фестивальдә мәдәният һәрнәрсәдә да урын алып торды — киемнәрдә, уеннарда, сәхнәдә. Боларның барысында да иҗат әһелләренең, оештыручыларның һәм район башлыкларының өлеше зур. Үткән белән хәзергене тоташтырган өчен аларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Алия Галиуллина, Ангелина Морозова, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.