Үзмәшгульләрнең бизнесын ничек итеп җайга салырга? Республикабызда да Россия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән ярдәм чаралары турында фикер алышалар, дәүләт башлыгы үз мөрәҗәгатендә үзмәшгуль гражданнарга узган ел түләгән салымнарны кире кайтарачаклар һәм «салым капиталы»на күчерәчәкләр, дип вәгъдә итте. Түләүгә ничек дәгъва итеп була?
Елена Кондратьева-егерме елдан артык чәчтараш булып эшли. Элек легаль рәвештә эшләү өчен индивидуаль эшмәкәр булып теркәлгән. Тик бу күп чыгымнар таләп итә, салымнар зур, бик мәшәкатьле була. Узган елның июлендә үзмәшгуль булып теркәлгәч, эше җайга салына.
Үзмәшгуль Елена Кондратьева: «Гади исәпләүләрдән соң, мин үзмәшгуль булып теркәлүнең күпкә отышлырак икәнен аңладым. Шәхси эшмәкәр булудан туктап, мобиль кушымтаны күчереп алдым, ул гади һәм уңайлы булып чыкты.»
Шул вакыттан бирле Елена Кондратьева физик затлар белән эшләүдән кергән табышның 4 процентын, ә юридик затлар өчен 6 процентын түли. Узган ел азагына Россиядә 340 мең кеше шундый салым түләүнең уңай якларын бәяләгән, алар бюджетка якынча 1 млрд сум акча китергән. Бу система алга таба да, хәтта кризис чорында да нәтиҗәле эшләсен өчен, ил Президенты үзмәшгульләргә ярдәм итәргә карар кылды. Владимир Путин 2019 елда алар тарафыннан түләнгән салымнарны кире кайтарырга кушты. Бу барлык ташламалар түгел әле.
«Барлык үзмәшгуль гражданнарга 1минималь хезмәт хакы күләмендә салым капиталы бирергә тәкъдим итәм, аның хисабына алар үз керемнәрен җәлеп итмичә, салым түләүләрен үткәрә алачаклар.»
Гадиерәк итеп әйткәндә, дәүләт үзмәшгульләргә салым түләүгә 12 мең сумнан аз гына артык акча бирәчәк. Татарстанда үзмәшгульләргә башка төрле ярдәм дә күрсәтеләчәк. Республикада инде икенче ел үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге эшли. Анда даими рәвештә консультацияләр, конференцияләр һәм мастер-класслар үткәрелә. Пандемия сәбәпле, алар-онлайн режимга күчте.
Үзмәшгульләрне яклау үзәге генераль директоры Лиана Пахарева: «Хәзер без икенче фестиваль әзерлибез, ул 16-17 майда узачак. Аккаунт аша үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләрне җыйдык, аларга үз аккаунтлары аша эшләү мөмкинлеген тудырабыз. Алар үзләре җитештергән товарларны һәм хезмәтләрне сатарга ирешергә тиеш, дигән максат куйдык.»
Үзәк белгечләре үзмәшгульләрнең ярминкәләрен яңарту турында да уйлана.
Булат Шакиев.