Павел Павлов күннән төрле әйберләр, тышлыклар ясау белән биш ел шөгыльләнә. Күптән түгел үзмәшгуль булып теркәлгән. Хәзер интернеттагы клиентларның игътибарын җәлеп итеп кенә калмыйча, өлкәннәр һәм балалар өчен осталык дәресләре дә үткәрә. Аның осталыгын хәбәрчебез дә күреп кайтты. Барысы да кулдан эшләнә, эксклюзив заказлар алына. Күн остасының стандарт булмаган сыйфатлы әйбер ясавын сорыйлар. Эшеңне яратсаң, бар күңелеңне бирсәң генә, уңышка ирешергә мөмкин. Кирәкле форманы, фурнитураны эзләп табарга кирәк. Күннән гармун тышлыклары ясауның да үзенчәлекләре бар.
Павел Павлов : «Менә бер заказчының гармуннары күп. Сәхнәдә чыгыш ясаганда аларның тышлыгын сүтеп тиз арада алыштырырга кирәк. Кулга уңайлы да булсын, тиз дә эшләнсен. Тышлыклар ясаганда шуларны исәпкә алам.»
Павел яңа модельләр булдыру өчен күп эзләнә. Павел күннән визиткалар, блокнотлар, каешлар ясый. Иҗади яктан якын килерлек заказларны аеруча яратып ясый. Чөнки хыялны эшкә җигәргә мөмкин.
Кибетләрдә скрипкалар өчен тышлык материалга кытлык юк. Ә менә курайлар өчен тышлык ясап бирергә заказлар керә. Шулай ук бильярд киевлары, дивар сәгатьләре интерьер әзерләүдә ярдәм сорыйлар, махсус рюкзаклар тегеп бирүгә дә заказлар алына. Менә бу ханым да кабат рюкзакка заказ бирергә дип килгән.
Павел биш ел үзе белгән кешеләр заказын гына үтәгән. Хәзер ул рәсми рәвештә үзмәшгуль, мөмкинлекләре арткан. Эксклюзив рюкзаклар яратучыны да ул агросәнәгать паркындагы үзмәшгульлек ярминкәсендә каршы алды.
Павел яшүсмер чактан яраткан һөнәре – күннән тышлыклар, башка төрле әйберләр ясауны дәвам итүенә шатлана. Әйтик, әнисенең иске аяк киеменнән эт өчен менә дигән муенчак ясап куйган. Ул уңышка юл ачкан талисманга әйләнгән. Ә үзмәшгуль булып теркәлү киләчәктә колачлы бизнес-проектны башлап җибәрү өчен башлангыч ул.
Инна Данилова, Владимир Юрков.