Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җиткән. Алар арасында Мәскәүдә узган Абилимпикс илкүләм чемпионатының финалында катнашкан Александр Казаков та бар. Ул агачка чокып рәсем ясау компетенциясендә икенче урынга лаек булды. Бу егетнең яраткан шөгыле генә түгел, ә табыш китерүче бизнес та булып тора. Яраткан хезмәт ничек итеп табыш китерә?
Агач эшләнмәләре аның кулында сәнгать әсәрләренә әйләнә. Александр юкә, усак, нарат, чыршы, каен һәм хәтта аламагачтан да төрле әйберләр ясый. Әлеге эшнең үзенчәлекләрен балачагында ук үзләштергән. Агачка чокып рәсем ясау түгәрәгенә йөргән, агач эшләренә укыган, шуннан армия хезмәте. Тик озак эшли алмаган, каты травма комачаулаган.
Александр Казаков: « Нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә кирәк иде.Мәктәптә алган күнекмәләрем булышты. Тик куллар белән җайсыз эшли идем. Агачка чокып ясаганда ике кулдан да файдаланам, шулай уңайлы.»
Тырыш хезмәт һәм эшен яратуы матур нәтиҗәләр бирә. Ул уннарча заказ ала, балалар уенчыклары, стена сәгатьләре, нард, төрле сувенирлар ясый. Заказларны шунда ук алып бетерәләр.
Александр Казаков: « Элегрәк компьютер өстәле бар иде. Аны сүтеп әйберләр ясадым. Пыяла киштәне дә ташламадым, ул да әйберләр ясарга ярап куйды.»
Александр эш урынын да мөстәкыйль җыйган. Яраткан шөгыле табыш та китерә башлаган. Александр үзмәшгуль булып теркәлгән. Минималь ставка буенча айлык керемнең 4 проценты күләмендә салымнарны түли.
Александр Казаков: «Индивидуаль предприятие булганда, салымны күбрәк түләргә кирәк. Үзмәшгуль булып теркәлдем, ул файдалырак. Заказларга әйберләр ясап сатам.»
Барлык финанс операцияләрен дә телефондагы “Мой налог” кушымтасы аша башкара. Үзмәшгуль булып теркәлүе дә җайлы.
Регина Сафиуллина, Ринат Сәхибгәрәев.