Даруханә челтәрләре еш кына рецепт белән генә бирелергә тиешле даруларны рецептсыз сата. Медикаментларны, гадәттә, үз белдекләре белән дәваланучылар сатып ала. Шул ук вакытта дәвалану өчен әлеге дарулар бик кирәк булган пациентлар авыр хәлдә калырга мөмкин. Моңа иҗтимагый оешмалар да игътибар итте. Теманың дәвамы киләсе сюжетта.
Рецептсыз дарулар сату кайбер препаратларга кытлык китереп чыгара. Даруханә челтәрләре провизорларының табиб раславынан башка препаратларны сату очраклары күп. Җәмәгать оешмалары монда проблеманы күрә.
Бездә күп кенә гражданнар үз белдекләре белән дәваланырга ярата, теләсә нинди даруны сатып алалар. Ә менә дәвалану өчен шушы дару бик тә кирәкле авыруларга кыенга туры килә.
Росздравнадзор даруханәләр хезмәткәрләрен акыл белән эш итәргә, рецепт белән сатыла торган даруларны ирекле сату практикасына чик куярга өнди.
Сайланыш ясарга кирәк, кеше дәүләт даруханәсенә барса, дарулар сатуда бернинди проблема булырга тиеш түгел. Татарстанда коронавирустан авырган кешеләрне бушлай медикаментлар белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Препарат запаслары җитәрлек. Әлеге категория препаратларга 435 миллион сумнан артык акча тотылган.
Халык даруларны бушлай ала. Республикага мондый препаратлар запас белән сатып алынды. Аларга ваклап сату челтәрендә ихтыяҗ чикләнгән.
Күптән түгел «коронавирус дарулары» запасын тагын бер кат тикшерделәр. Казан, Чаллы, Татарстанның башка шәһәрләре даруханәләрен — барлыгы 400 пунктны анализладылар. Мәгълүматлар күрсәткәнчә, препаратлар бөтен җирдә дә диярлек җитәрлек күләмдә. Алар даруханәләр челтәрендә дә җитәрлек булсын өчен, кешеләргә үз белдегең белән дәваланмаска, табиб билгеләмәгән даруларны сатып алмаска киңәш итәләр.
Вадим Струминский, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.