+7(843)262-80-80 Казанда яшәүчеләр, үзизоляция режимы гамәлдән чыкканнан соң да, акчаларын югалтмыйча ташламалы юл йөрү карталарыннан файдалана алачак. Аларны электрон юл билеты 1-нче апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр тулыландырылган һәм шул вакыт эчендә җәмәгать транспортында бер генә тапкыр да йөрмәгән гражданнар куллана алачак. Шулай ук транспорт карталарыннан файдаланмаган очракта, акчаларны кире кайтаруга да гариза биреп булачак.
Сораулар килеп чыкканда казанлылар «Транспорт картасы» акционерлык җәмгыятенең +7(843)262-80-80 номеры буенча кайнар линия телефонына шалтырата ала.
.