Гомер агымсу кебек, тиз уза. Татарстан Журналистлар берлегендә медиа җәмәгатьчелек ветераннарын һәм юбилярларны хөрмәтләгәндә, әлеге сүзләр еш кабатланды.
<iframe width=»560″ height=»315″ src=»https://www.youtube.com/embed/9Xmu2Wwy2qo» title=»YouTube video player» frameborder=»0″ allow=»accelerometer; autoplay; clipboard-write; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture» allowfullscreen></iframe>
Тантанада район басмаларының элеккеге баш мөхәррирләре, хәбәрчеләр, республиканың танылган каләм осталары, журналистика факультеты укытучылары катнашты. Башта кунаклар Казан дәүләт университеты журналистика факультетының элеккеге аклы-каралы фотосүрәтләр күргәзмәсе белән танышты. Журналистлар берлеге рәисе, “Татарстан яңа гасыр телерадиокомпаниясе” генераль директоры Илшат Әминов юбилярларга Мактау грамоталарын тапшырганда, республика массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә аерым өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Ә «ШАЯН – ТВ» телеканалының иң яшь башкаручылары һәм алып баручылары ветеран журналистларны әйтерсең лә, балачакарына алып кайтты. Җырлап-биеп, иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Киләчәктә нәкъ менә алар журналистика ветераннары эшен дәвам итәргә тиеш.