Ул озак еллар «Сәхнә” журналында эшләде. Тамашачыга төрле мәдәни чараларны оештыручы, алып баручы буларак та таныш. Соңгы елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат бүлеген җитәкләде. Берничә ай элек ул Казан башкарма комитетының мили бүлеге җитәкчесе вазифасына күчә. Ул гадел, ярдәмчел, тормышны яратучы зат иде. Зур иҗат планнары белән янып яшәде.
Авыр туфрагың җиңел булсын! Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!