Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасын тормышка ашыру планын май бәйрәмнәреннән соң раслаячаклар. Бу хакта Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Александр Жуков хәбәр итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Без май бәйрәмнәреннән соң ук, хөкүмәт хисапыннан соң, эшче төркемдә юлламаны гамәлгә ашыру планын раслаячакбыз», — диде ул, закон чыгаручылар советында чыгыш ясаганда.
Исегезгә төшерәбез, 21 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы россиялеләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атады.