Үзешчән театрлар өчен пьесаларга «Яшь талантлар» конкурсы игълан ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста җиңүчегә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга каралган субсидия бирелә. Бәйгенең төп идеясе һәм сайлап алуда мөһим критерий булып, пьесада татар халкының гореф-гадәтләрен, тормыш рәвешен һәм милли мәдәниятен чагылдыру тора. Иҗади эшләр татар һәм рус телләрендә булырга мөмкин. Конкурста 35 яшькә кадәр авторлар катнаша ала.
Гаризалар 15 октябргә кадәр оештыручының tatrf@mail.ru электрон адресына «Пьесалар конкурсы» тамгасы белән кабул ителә. Ул экранда күрсәтелгән.