Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Бәхетле көнем» спектаклен тәкъдир итү кичәсе узды.
Спектакльнең режиссёры – Санкт-Петербург шәһәреннән Екатерина Гороховская. Ул Казан тамашачысына «Мио, минем Мио!» премьерасы буенча яхшы таныш. Режиссёр фикеренчә, әлеге камералы спектакль өй театры традицияләрен яңарта.
Безнең төп максат спектакльне иң нәни тамашачы өчен ясау. Балачактагы иң кыйммәтле хатирәләрне барладык, һәм бу бик гади әйберләр булып чыкты – яңгыр тавышы, яңа гына шыткан үлән исе, әби мичтә пешергән күмәч тәме, җәй көне тузанлы юлдан яланаяк йөгерү рәхәтлеге. Бу хисләрне балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә бүләк итәсебез килде.
«Бәхетле көнем» спектакле – артистлардан тыш махсус көй язучы композитор һәм бизәүче-рәссамның үзенчәлекле алымнарын берләштереп иҗат ителә.
Әлеге тәкъдимне бик рәхәтләнеп кабул иттем. Бу үзеңне тулысынча иректә хис итеп эшли алырлык спектакль. Алай гына да түгел, мин үземнең бала чакта караган беренче спектаклемне искә төшердем. Шушы хәтирәләр тормышның ямен-тәмен татып яшәргә һәм спектакльдә гәүдәләндерергә ярдәм итә дә инде.
Бу тактиль спектакль – тойгыга нигезләнгән , шуңа күрә бары тик табигый материаллар гына кулланыла.
Хәтирәләрне барлаган вакытта катнашучыларның барысының да бәхетле көннәре авыл тормышына бәйле булып чыга. Асылда, бу татар авылында узган бер көн. Анда күпләр үзенең бәхетле көнен танып ала алды.
Сабыйлар әти ролен башкаручы актёр янына килеп, аның ничек агач юнганын карый ала. Реквзитларны да тотып карарга мөмкин. Монысы инде спектакльнең тагын бер үзенчәлеге.
Алия Галиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.