Наил Табанаков махсус хәрби зонадагы райондашларына хәйрия концерт куйды. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!».
Танылган җырчы Наил Табанаков махсус хәрби операция зонасындагы Саба егетләре янында булып, алар өчен хәйрия концерты оештырды. Бу девизиядә Теләче, Арча, Питрәч, Биектау егетләре дә хезмәт итә. Концертта егетләр үзләре дә артистка кушылып җырлаган, азга гына булса да көндәлек мәшәкат онытып тордылар. Егетләребезнең барысының да исән-имин кайтуларын телик, киләчәктә татар җырларын үзләренең туган якларында тыныч күңел белән тыңларга язсын!