Татарстанда җитештерелгән көнкүреш җиһазлары базардан чит илнекеләрне кысрыклый. Баулыда җиһазларны бер ел элек эшләп чыгаруга керешкәннәр иде. Хәзер товарлар республикада гына түгел, илнең күрше төбәкләрендә дә сатыла. Безнең иҗат төркеме дә Баулы осталарының күркәм эшләренә сокланып кайтты.
Кайбер танылган җиһаз брендлары вәкилләре Россия базарыннан китү турында белдергәч, Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан кечкенә генә җиһаз фабрикасының мөмкинлекләре артты.
Салават Фәтхетдинов һәр детальне күңелен биреп зур осталык белән ясап куя. Җырчы адашы кебек сүзгә махир булмаса да, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Бу цехта өстәл, урындыкларның аерым детальләрен ясыйлар.
Күршедә буяу-бизәү цехлары бар. Шунда заманча, нык, ышанычлы җиһазлар барлыкка килә, аны буяп-җыеп, кибетләргә озаталар.
Станоклар, җиһазлар үзебезнеке, шуңа күрә продукциянең үзкыйммәтенә Көнбатыш икътисады чикләүләре берничек тә йогынты ясамаган. Икенче цехта диваннар, башка йомшак җиһазлар җитештерәләр. Болар Европа базарында ихтыяҗ булган үрнәкләр. Баулы осталары җиһазлар ясауда үзләрендәге тәҗрибәне дә нәтиҗәле кулланалар.
Әлегә заказлар күп, хәзер заводта узган ярты елда ничә мең җиһаз ясалуын саныйлар. Киләчәктә заказлар артса, җитештерүне киңәйтергә исәпләре.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Баулы районы.