Татарстан Муниципаль берәмлекләр Советында «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсына йомгак ясалды. Дистәләгән оешма эшчәнлеген берничә параметр буенча бәяләделәр. Кешеләр белән хезмәттәшлек итә белү, башкарган эшнең нәтиҗәлелеге, ишегалды бәйрәмнәрен, акцияләрне оештыра белү һәм грант акчаларын файдалануның торышы исәпкә алынды. Нефтьчеләр башкаласында территориаль иҗтимагый үзидарә ничек эшли? Әлмәттән чираттагы репортаж.
Энгельс урамының шәхси секторында кар көрәү, җыештыру техникасын еш күрергә мөмкин. Кышын кар күп яуды бит. Бу урамда яшәүчеләргә ДОСААФның 10 нчы үзидарәсе хезмәт күрсәтә. Хөкүмәт Гранты акчасына биредә балалар мәйданчыклары ясалган, юл ремонтланган, өмәләр, агач утырту, балалар бәйрәмнәре даими үткәрелә.
Җирле халык үзидарәне үзләренә иң якын хакимият, аңа барлык мәсьәләләр буенча диярлек мөрәҗәгать итеп була, диләр. Узган ел 6 миллион ярым сумлык эш башкарылган.
Гражданнарны даими кабул итү, депутатлар белән очрашулар, килеп туган проблемаларны оператив хәл итү өчен эшне оештырабыз.
Гүзәлия Васильева һәм аның командасы сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, микрорайонда яшәүче өлкәннәрнең хәлен белешеп тора. Зоя Царевага күптән түгел 99 яшь тулган.
42 нче елның июнендә аны колхозга җибәрәләр, анда яшь кыз сугыш ахырына кадәр эшли. Ул вакытта барысы да басуда чәчүдә, ашлык, бәрәңге, чөгендер уңышын җыюда эшлиләр. Барысы да хатын-кызлар җилкәсенә төшә – ир-атлар фронтта була.
Зоя Степановна даими игътибар, ярдәм һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә.
Нефтьчеләр башкаласының икенче башында -Урсалы микрорайонының 22-нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе эшли. Барлык проблемааларны да бергәләп хәл итәләр. Узган ел да күп эшләнгән. Муниципалитет ярдәмендә күп кенә проектларны гамәлгә ашырганнар, футбол, хоккей мәйданчыклары ясаганнар.
Территорияләрне төзекләндерү, экологик акцияләр оештыру, тәртип саклау – Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарәләренең көндәлек эше. Әле генә бергәләп май чабу бәйрәмен үткәрсәләр, инде май бәйрәмнәренә әзерлек башлаганнар. Бер генә ветеран, тыл хезмәтчәне дә игътибардан читтә калмас дип ышандыралар.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.