Бу көннәрдә Казанга өч яңа троллейбус алып кайттылар, әлеге җәмәгать транспортына 90 кеше сыя.
Белоруссиядә җитештерелгән яңа троллейбусның тәрәзәләре башкалар белән чагыштырсак — зуррак. Детальләр пластиктан һәм алюминийдан эшләнгән. Машина йөртүченең эш урыны уңайлы. Мультирульгә күпфункцияле дисплей, ишекләр, мәгълүмат системасы һәм тукталыш тормозы урнаштырылган.
Әгәр дә троллейбуста нәрсә булса да ватылса, автоном система транспортка тагын 2 км юл үтәргә мөмкинлек бирә, иске троллейбусларда исә нибары 500 метр юл үтәргә мөмкин иде. 25 ел троллейбус йөртүче булып эшләүче Андрей Лисин, беренчеләрдәнбулыпяңатехниканыңҗайлыякларынбәяләде.
Салонда кәрәзле телефонны зарядкага да куеп була. Биредә һава суыткычы да урнаштырылган. Шоферның аерым үз кабинкасы бар. Кыш көне троллейбуста 4 һава җылыткычы эшлиячәк.
Мөмкинлекләре чикле булганнар өчен дә барлык шартлар тудырылган, биредә махсус төймә урнаштырылган, ишекнең ачылганнын- ябылганын кеше күреп кенә түгел, ишетә дә ала. Сентябрь азагына кадәр тагын 22 яңа троллейбус кайтырга тиеш, киләчәктә 182 иске җәмәгат транспортын яңартырга планлаштырыла.
Динә Нәҗметдиноав, Руслан Мөбәрәкшин, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан Яңалыклары.