Җәйге ялларда шәрыкъ иленең матурлыгын күрергә теләүчеләр, тәмле-татлы җиләк-җимешләр һәм милли ризыклар белән сыйланырга телүче Татарстанлыларны ул үзенә чакыра. Ташкент яисә Сәмәрканд шәһәренә барырга теләүчеләр иң беренче чиратта нәрсәне күрергә тиеш? Моның җавабын Айзилә Батырханова белә!
Журналист һәм блогерлар нарын — үзбәк милли ризыгын авыз итә. Озак итеп кайнаган, вак вак итеп туралган ат ите, суган һәм камыр аерым тәлинкәдә бирелә. Аны кайнар майлы шулпага салып ашыйсың. «Мондый ризыкны Казанда әзерләүче юк, бу бары тик Үзбәкстанда гына бар! дип горурланып сөйләде Үзбәкстан Республикасының Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев. Очрашуда ул Медиа өлкәсе җитәкчеләре, блогерларга Үзбәкстан Республикасының туристик үсеше турында сөйләде!
Хәзерге вакытта Казаннан Ташкент, Сәмәрканд, Фергана шәһәрләренә көн саен туры рейслар оча. Поезд һәм автобус белән дә уңайлы шартларда барып җитеп була, бәяләре дә кулай — бары 5 мең сум гына. Блогер Ләйлә Бахмутова-Лерон Үзбәкстанга узган елны барган. Гүзллектән күзләр камаша, шәһәрләрендәге мәчетләргә сокланып кайттым ди ул!
Тарих битләренә күз салсак, Татарның бөек мәгърифәтчеләре Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендә белем алган. Бик күп милләтәшләребез дә Үзбәксатанда яши. Бүген дә Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы дуслык күп төбәкләр өчен үрнәк!
Үзең яки гаиләң белән ял итү өчен Үзбәкстанда барлык шартлар да тудырылган. Махсус гастрономик туризм, спорт, медицина туризмы кебек махсус программалар булдырылган!
Айзилә Батырханова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.