Яңа ел алдыннан республиканың ике шәһәре – Яшел Үзәндә һәм Әгерҗедә берьюлы ике дәвалау учреждениесе ачылды. Яшел Үзәндәге поликлиникада балаларны, ә Әгерҗедә олы яшьтәге пациентларны дәвалыйлар. Тулырак киләсе репортажда.
Яңа балалар поликлиникасында эшләүче табибларның шатлыклары зур. Заманча җиһазлар, яңа мөмкинлекләр — болар белгечләрнең күптәнге хыялы.
40 елдан артык гомерен медицинага багышлаган Фирдәвес Низамиева чит илдә дә эшләгән, шулай да туган ягын кулай күргән. Ул яшь белгечләр өчен үрнәк.
Әгерҗедә өлкәннәр поликлиникасын видеоэлемтә аша ачтылар. Ул көн саен 250 пациентны кабул итә ала.
Регина Сафиуллина Никита Граханцев.