Кеше үзенең аңы белән яңа технологияләр уйлап таба, кулланышка кертә, тормышын җиңеләйтә. Ясалма фәһемнең мөмкинлекләре бик зур, кулланылыш даирәсе көннән-көн киңәя. Заманча технологияләр кешелек өчен куркыныч тудырмасмы? Бу турыда бүген – “Актуаль әңгәмә” сәхифәсендә ясалма фәһем белгече Сәйдәш Мифтахов таныштырыр. Әңгәмәне Ания Гыйбадуллина алып бара.