Татарстан Журналистлары берлеге бинасында тарихи вакыйга. Татарстанның беренче электрон газетасы INTERTAT эшли башлауга 20 ел тулу билгеләп үтелде. Чарада Татарстан Республикасының танылган журналистлары, җитәкчеләр катнашты. Тулырак киләсе язмада.
Чара татар журналистикасының Интернет дәверенә нигез салган Интертат сайтның документлары Журналистлар берлеге музеена тапшыру белән ачылып китте. Интертат сайты тарихы 1997 башлана. Бөтендөнья татар конгрессында бөтен татар халкын берләштерә торган сайт кирәк дигән карарга киләләр. 2001нче елның азагында ул вакыттагы премьер-министр Рөстәм Миңнеханов указга кул куя. Һәм аның туган көнендә 2002нче елның 1 мартында бу сайтта беренче яңалыклар урнаша. Вакыйга татар матбугаты көненә багышлап үткәрелә.
Әлбәттә бу зур әһәмияткә ия. Беренче башлап җибәрүче кешенең һәрвакытта да старт мөмкинлекләре киңерәк була. Интернет сайт яхшы нәтиҗәләргә ирешә, уңышлы рәвештә рус телле сайтлар белән ярыша икән, димәк интертатка нигез салган кешеләрнең өлеше бик зур. Ә башлап җибәрүчеләр танылган Татарстан журналисты Владимир Шевчук җитәкчелегендә Әлфия Миңнуллина, Туфан Миңнуллин, Разил Валиевлар рәтендә сайтның беренче көненнән башлап эшләүче журналсит Лилия Гәделшина да була. Әлеге очрашуда ул редакциядагы сәгатьне журналистлар берлеге музеена тапшырды.
Чарага шулай ук башлап җибәрүчеләрнең берсе Владимир Шевчукның кызы татар-информ агентлыгы редакторы Полина да килгән иде.
“Интернетта татар матбугаты: үткәне һәм киләчәге” дип исемләнгән темага оештырылган түгәрәк өстәлдә заманча журналситка нинди таләпләр куела? — дигән сорау күтәрелде. Бу әлбәттә татар телен камиль белү, мультформатлы булу, ягъни язу гына түгел, видео төшерергә, материалны социаль челтәрләрдә тәкъдим итәргә, шулай ук барлык техник үзенчәлекләрен белү дә. Хәзерге вакытта интертат иң күп укыла торган татар сайты. Сайтның зур казанышы 2021нче елда татар телле уникаль укучылар саны бер миллионнан артып киткән. Түгәрәк өстәл укучылар санын арттыру, яңа юнәлешләр, алымнар белән эшләү, алга планнар кору белән дәвам итте.
Алия Галиуллина, Александр Решёткин, Татарстан яңалыклары.