Казанның Мәскәү районында, капиталь ремонттан соң, «Малышок» балалар бакчасы ачылды. Төзекләндерелгәннән соң, бакча танымаслык булып үзгәрде – хәзер биредә якты, уңайлы бүлмәләр, яңа спорт залы, иҗат бүлмәләре бар, ясле төркеме ачылды. Сабыйларны мульфильмнар һәм бонсай ясарга өйрәтәләр. Яңартылган бакчаны Казан мэры Илсур Метшин бәяләде.
Бу сабыйларның эне- сеңелләре дә бакчаны белә инде. Сүз биредәге соңгы әкияти үзгәрешләр турында бара. Ремонттан соң бина-чын балачак сараен хәтерләтә. Җылы идәннәр, уңайлы йокы бүлмәләре, матур җиһазлар.
Балалар бакчасында яңа дәресләр дә барлыкка килде. Балалар пластилиннан фигуралар ясыйлар, аларны телефонга төшерәләр һәм мультфильмнар ясыйлар. Релаксация бүлмәсендә -балык һәм диңгез ташбакасына карап, хозурланалар, ял итәләр, шулай ук бонсай сәнгатен өйрәнәләр.
Шулай да иң мөһиме-куркынычсызлык. Балалар бакчасы сигнал төймәләре һәм хәбәр җиткерү җайланмалары белән җиһазландырылган.
Быел капиталь ремонт программасы буенча 15 балалар бакчасы яңартылды, киләчәктә дә төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Анна Хәлиуллина, Татарстан яңалыклары.