Менә икенче ел инде рәттән башкалабызның Локомотив пляжы һәм тимер юл вокзалы арасындагы территориягә законсыз кар ташлау очраклары теркәлгән. Былтыр моның өчен штраф та салынган иде. Шәһәр үзәгеннән ерак булмаган урында мондый башбаштаклыкка чик куелырмы? Хәбәрчебез кызыксынды.
Яшел зонаның йөзләгән квадрат метры пычрак кар астында калган. Законсыз кар эскертләре байтак җыелган шул биредә.
Пычрак кар өемнәре тиздән эреп юкка чыгар. Әмма табигатькә күпме зыян килә. Никадәр ком, реагентлар, нефть пролуктлары, көнкүреш, төзелеш калдыклары туфракка, федераль әһәмияткә ия булган Идел елгасына агып, әйләнә-тирә мохитны пычрата. Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, бирегә карны легаль рәвештә ташыганнар.
Экология министрлыгында бу фактны расладылар. Тик рөхсәт ителгән җир участогының чикләрен кабат тикшерәчәкләренә ышандырдылар.
Росприроднадзорда да әлеге хәл, Иделнең һәм вокзал янындагы территориянең торышы белән кызыксындылар. Без дә вакыйгаларның үсешен күзәтеп барабыз. Беребез дә Идел елгасының һәм шәһәр территориясенең чисталыгына битараф калмыйк.
Булат Шакиев, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.