Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Бу театрларга йөрүләр дә туйдырды инде, әллә соң hич югы ЗАГСка булса да барып кайтабызмы, дип әйткән ди бер чая ханым егетенә. Әйе, ЗАГСсыз берни дә эшләп булмый- мөхернең иң кирәклесен анда сугалар. Шунлыктан без бүген студиягә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинаны чакырдык.