Киләсе ял көннәрендә Зөядә үзенчәлекле вакыйга көтелә. 7 нче 8 нче августта биредә Идел буе халыкларының «Народная лодка» (“Халык көймәсе”) дигән традицион яшәеше һәм һөнәрчелек фестивале була.
Россия төбәкләреннән килгән 35 оста үзләре ясаган көймәләрне, җилкәннәрне, яхталарны тәкъдим итәргә җыена. Суднолар төзү энтузиастлары Мәскәү, Саратов, Түбән Новгород өлкәләренннән, шулай ук Балтик буе диңгезе һәм Онеж күле буйларында яшәүчеләр килә. Алар фестиваль кунакларына осталык дәресләрен үткәрергә, суднолар төзү һәм идарә итү серләренә өйрәтергә җыеналар.
Биредә «великовражка» һәм «косный струг» кебек борынгы көймәләр төзү буенча белемнәрен саклаучы осталар белән аралашырга, навигациягә әзерлектә ярдәм итәргә, төеннәр һәм крепежлар белән эшләү күнекмәләрен алырга мөмкин була. Беренче тапкыр фестиваль 2019 елда узган. Аның максаты – диңгез һәм зур елгалар яр буе территорияләрендә яшәүчеләрнең традицияләрен, көнкүрешен саклап калу. Барлык теләүчеләр өчен онлайн трансляция оештырыла.