Зөя шәһәр-утравында кунаклар җырлады да, ярышты да, милли ризыклардан сыйланды да. Биредә традицион «Казачий круг»фестивале узды. Борынгы һәм заманча казак җырларын башкару өчен республиканың барлык төбәкләреннән иҗат коллективлары, хорлар җыелды. Бәйрәмне безнең иҗат коллективы да күзәтте.
Түбән Камадан «Вольные распевы»коллективы «Казачий круг» фестивалендә инде бишенче ел катнаша. Артистлар өчен-бу үзенчәлекле ритмнар һәм көйләр традицияләрен саклау, буыннар элемтәләрен ныгыту.
Зөядә заманча һәм борынгы казак җырларын мәдәният институтының күпмилләтле халык хоры башкарды.
Фестивальдә дәртле җырлар яңгырауудан тыш, шашка уеннары да оештырылды. Яшьләр дә, тәҗрибәле осталар да ярышты. Төрле уеннар уйнадылар, мастер-класслар узды, Казак ашларыннан сыйландылар.
Фестиваль елдан-ел күбрәк кешене җыя.
Ия Кислицына, Ленар Гыйззәтуллин, Татарстан яңалыклары.