Мавыктыргыч сәяхәткә һәркем бара ала. Зөя музей-тыюлыгы Татарстан буенча туристик сәфәр турларын башлап җибәрде. Бу республикада туроператор статусы алган беренче музей. Аның офисы Казанда ачылды.Кайсы юнәлешләргә экскурсия билетларын сатып алырга була? Бу хакта киләсе репортажда.
Зөя, Болгар, Алабуга, Кама Тамагы. Бу экскурсия шәһәрләре исемлегенең аз өлеше генә. Мавыктыргыч сәяхәт юнәлешләре күп. Музейлар, театрларга экскурсияләргә, Идел буйлап теплоходта, поездда, автомобильдә барып була. Үзәк белгечләре барлык туристсларга маршрутны сайлап алырга булышалар.
Республикда туристик сәфәрләрне оештыру фикере һәрвакыт бар иде. Пандемия вакытында ул туктатылды.
Зөя тыюлыгы Россия туроператорлары реестрында теркәлгән. Ул Татарстанда туроператор статусы алган беренче Музей булды. Яңа экскурсия үзәге Казанның үзәгендә-цирк бинасында урнашкан.
Зөя музей-тыюлыгына кадәр электр поездында барып җитәргә мөмкин. Якын арада анда паровозлар да йөри башлар дип фаразлыйлар.
4 сентябрьдә Зөядә «Зөя ухасы» фестивале дә уза.
Ралина Абрамова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.